КОТЛЫ БУЛСЫН НАРДУГАН! - М. Миначев, ХД “Ватан”  - TURAN-SAM : TURAN Stratejik Ara?t?rmalar Merkezi - http://www.turansam.org









КОТЛЫ БУЛСЫН НАРДУГАН! - М. Миначев, ХД “Ватан” 
Tarih: 22.12.2009 > Kaç kez okundu? 4938

Paylaş






ХД “Ватан” фиркасы исеменнән барчагызны котлыйм борынгы бәйрәмебез Нардуган белән. Мөбәрәк булсын Нардуган!

Шушы борынгы бәйрәмебез совет чорында бердә бәйрәм ителмәде, бәйрәмне икәдә алучы булмады, мәктәпләрдә дә Нардуган турында сөйләмәделәр, мәчетләрдә дә. Анысы аңлашыла да инде, чөнки мәчеттә тик ислям бәйрәмен генә бәйрәм итәләр, ә безнең борынгы бәйрәмнәребез онытыла барган. Шушы бәйрәмнең дингә кагылышы булмаса да, шундый күркәм бәйрәм дингә каршы да түгел, димәк дин ягыннан тыелган дип әйтергә ярамый. Дин тыймый бит Сабантуй бәйрәмен, менә шушы бәйрәмдә безгә килеп җиткән васыять итеп борынгылардан. Нардуган бәйрәме татар халык иҗатында киң чагылыш тапкан, халык хәтеренә кереп оялаган, аның тапмаклары, уеннары турында фольклор җыючы галимнәр төрле төбәкләрдән җыеп алганнар. Нардуган бәйрәме һәр вакыт декабрь аеның соңгы атнасына, ягни 21-25 көннәренә туры килә. Нардуган бәйрәме көннең иң кыска вакытына туры килә, көн озаю белән билгеләнә иске елнывң беткәне һәм яңа елның башланып киткәне. Шушы вакыт астрономия билгесе белән, кышкы кояшның туктап торуы дип атала шушы 4 көн эчендә көн озынлыгы бердә үзгәрми тора, менә 25 декаб көне көн үсә башлый, нәк шунысы аңлата да инде яңа елның туып килгәнен.

Тагы бер кат сезләрне нардуган бәйрәме белән котлап; Мөбәрәк булсын Нардуган! Сезләргә-безләргә киләсе ел уңышлы булсын иде, милләтебез үрчесен иде, үз мөстәкыйль дәүләтебезне төзергә язсын иде Тәңребез Аллаһы Тәалә! Иминлекле игелекле ел булсын! Амин.

М. Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе.

Мәскәү каласы 23.12.2009 ел.



Урыс капка тәрәзәң япма

Нардуганым нарына бакма кеше ярына,

Кеше яры яр булмас, Үз яр гынаң ят булмас.

Кая тавык кытныйдыр, Мая салма кеидер,

Күрше кызын мактыйла, Агай алма келидер.

Ай ындырчы, ындырчы, сугып ботын сындырчы,

Өйдән-өйгә йөргәнче, мыекларың кырдырчы.

Тышта буран бурыйдыр,

Киндер урным черидер,

Молодец яшь купеымц

Кайсы илләрдә йөридер.