ШЫГЫРДАНГА СӘЯХӘТ - Мохаммәт Миначев. - TURAN-SAM : TURAN Stratejik Ara?t?rmalar Merkezi - http://www.turansam.org









ШЫГЫРДАНГА СӘЯХӘТ - Мохаммәт Миначев.
Tarih: 31.10.2011 > Kaç kez okundu? 6508

Paylaş


ШЫГЫРДАНГА СӘЯХӘТ.



Мохаммәт Миначев.





Марат Фезулов апрел урталарында миңа көтмәгәндә тәкдим итте.

- Әйдәгез Мохаммәт абый Шыгырдан авылына барабыз, мин анда никах ясыйм,

үләнәм Алсуга. 17-сендә никах була, 18-ендә Болгарга барабыз, ә 19-ы

Шыгырданда Сабантуй була. Юлыңа ике якка да билет алам, синнән бернинди

расход булмас, минем анда туганнарым күп, Рәшит Сәнзәпов Бөтен Рәсәй

Федерациясе буйлап зур татар авыллары Ассоцияциясен җитәкли, ә ул миңа

брат була. (Рәшит Сәнзяпов аңа туган түгел, ә атасының дустының улы.)

Быел Шыгырданда Рәсәй күләмендә федераль Сабантуй уздырыла, киләсе елда

шундый Сабантуй булачак Пензә өлкәсе Урта Әләзән авылында. Син анда ял

итәрсең, авыллар белән танышырсың, аралашырсың” - дип тезеп китте.

Мин килештем. Ник бармаска, ник күрмәскә шундый дан тоткан татар авылын?

Кайсы интернеттан төшми, гел шушы аваыл турында язып тора Рәфис

Җәмдихан. Әле юлында каплыйм дигәч? Шыгырданны зур авыл дип сөйлиләр, 7

мәчет төзегәннәр бу авылда авылдашлар. Берен нәк Болгарда булган иске

мәчет төсле итеп төзегәннәр, Өч Сәхаба мәчете дип исем биргәннәр. Миңа

үземәдә кызык, шундый зур татар авылын карарга, әле җитмәсә берничә көн

анда торырга, кешеләре белән аралашырга. Килешүен килештем дә, уйлап

куйдым, йә барып чыкса шәп булыр, барып чыкмаса, инде нишлисең, димәк

сүзендә тормый торган кеше булып чыгар!?

Мин М. Фезуловны күптән беләм, шунда 80-нче еллар азагында ук танышкан

идек. Ул чакта япь-яшь егет, армиягә барыр алдыннан иде. Шул кадәрле

вакыт эчендә төреле төрле эшләр булып алды, дошманлашкан чакларда булды

апабызда. Минем Марат әфәндегә карата формалашкан фикерем бар иде. Ул

бераз буталчык кеше сыйфатларына ия, шуңа күрә Марат сүзендә тормас дип

тоелды. Мин инде һәрнәрсәгә дә тыныч карарга күнеккән, булса була

булмаса, юк дигәндәй, күбесе сүзләрендә тормыйлар, нишләмәк кирәк,

җавапка тартып булмый. Ә ул бөтенләй икенче кеше булып чыкты. Мин аңа

карап нык гаҗәпләндем, карасаң, ул башка якшы сыйфатларга да ия икән

бит? Миңа ошагыны, барча кардәшләренә игтибарлы икәнен күрсәтте, аны

Озын Куак авылында, Тимәш авылында да беләләр икән. Марат Фезулов

барчасына бүләкләр алып килгән булып чыкты, җитмәсә бар гадәтләрне дә

белә...



Шул араларда Г. Тукай көннәре Мәскәүдә узды, Тукайга һәйкәл ачтык, мин

шушы җыелышта Әсәдулла йортында бер-ике сүз әйтем. Татар теленә Рәсәй

күләмендә статус сорарга дип, күбесе халык ризалыгын күрсәтеп кул чапты.

Май бәйрәмнәре дә узды, май айыда узып китте, мин шушы Ачык Хат белән

шөгелләнәм. Хат астына инде меңләп кешеләр кул куярга ризалыкларын

белдертеләр. Башта уйлаган идем, хатка кул куяр Рәсим Акчурин, Мәскәү

мөхтәриаты рәисе буларак дип, чөнки рәсми урыннарда Мәскәү татарлары

башлыгы булып исәпләнә. Шуңа күрә Хатның эчтәлеген бераз үзгәртергә туры

килгән иде, генерал кул куйса, аңа кызарарга туры килмәсен дип, ә ул кул

куюдан баш тарты. Шушы мәшәктәтләр белән мәш килеп яшәгән арада, Марат

Фезулов тагын искә төшерде Шыгырданга бару турында. Димәк онытмаган,

сүзендә тора икән булып чыкты.

Менә ниһаять мин вокзалда, көтеп торам Марат Фезуловның килгәнен.

Ялгышлык белән шактый алдан килепмен икән? Әле көтәм... Ярты сәгать

калды китәргә дигәндә Марат кәләше, озатучы дусты белән килеп чыктылар.

Марат көндәгечедәй тавышлы, сүләүчән, таныштырды кәдәше белән, Алсу

исемле яшь кенә кыз, чибәр генә бер татар кызы. Яшь аралары шактый булып

күренде. Кыз кеше институт бетереп ни өчендер Мәскәүгә юл тота, әллә

Марат Фезулов баштан ук үзе кайгырткан кыз турында? Булыр, ни булсада

бик шәп күренеш, яшь кәләш, ышанычлы хатын булачак, күп балар табарга

риза. Минемчә ошбу хәл татар яшләрендә әле бүгендә сирәк күренеш, миңа

акыллы кыз булып күренде. Шулай булсын, Алла бирсен, аңлы рәвештә шушы

проблемага борылырга бик вакыт. Биредә М. Фезуловның да роле бик мөһим

бит, улда каршы түгел милләтне үрчетергә, миңа шулай дип күренде. Болай,

ни кызганыч, урыслар белән бергәләшеп бетәчәкбез бит.

- Мохаммәт абый беләсең бит, мин марҗага өйләнгән идем, әле аерылдым,

өйләнәм татар кызына. Әтәй бик яратты Алсуны, өйлән улым, ялгыз

югалырсың диде. Вот Шыгырдан да никах укытырбыз, Болгарга барырбыз,

Сабантуйда йөрербез, күрерсең Шыгырданны, мин сине барча татарлар белән

таныштырырмын”- дип сөйләп китте.



Анда Кереп урнаштык вагонга, җәй көне шактый эссе, бар халык җиңелчә киенгән. Миңа Марат әфәнде бераз борчыла торган төсле күренде, борчылуы миңа урынлы күренде; ничек карарлар киәүгә, кызның ата-анасы, чөнки яшь аралыгы сизелә. Марат әфәндегә дә бераз җайсыздыр, ничек инде үзеңнән берничә елга олырак кешегә әти - әни дип дәшәсең?.. Шыгырдан авылында булган гәдәттәге аерма, яшләр арасна

кысылмау, Маратка табигый рәвештә шушы хәлне чишәргә булышты. Маратның

йөзендәге борчулар, шиксез шушы уйлардан килеп чыкканга охшаган иде.

Иртәнге 5-тә Канашка килеп төштек, безне каршылады Маратның тумачасы

Шәйхулла Тимербулатов. Алып китте безне озын Куак авылына, мин күзәтеп

барам юлны, җәй көне табигать матур, яшел агачлар юл буйларында безне

сәләмләп, батаклы яфракларын селкеп калалар. Юл тигез машина сиздермичә

генә асфалттан чаба, 50 чакрым араны сизми дә калдык узып киткәнен,

алдыбызда Озын Куак авылылы. Без кереп таныштык Шәйхулланың якыннары

белән, чәйләндек, аннан Шәйхулла Алсуны Шыгырданга илтеп куйды.

Шәйхулла таза гына ир кеше 50-ләр астында, карт әнисе, хатыны, улы

өйләнгән, милициәдә эшли, җинаятләр бүлегендә. Килене Айгөл, чибәр генә

яшь хатын, эшли судебным исполнителем, икеседә яшләр, матурлар, Марсның

сеңлесе Чулпан, студентка. Өе зур, бер 60 кв.м. зур заллары бар, тагы

берничә бүлмә, яшиләр алтау, улы, кызы, килене, әнисе. Тормыш шартларын

шәһәрдәгечә төзегән, өендә кайнар су, газы бар, бәдрәфе, кнопкага

басасың да су юып алып китә. Ванный бүлмәсе, кер юуа торган машинасы,

өйне җылыта торган системасы, ралиаторлары куелган, үзенең мунчасы.

Кыскасы, ни кирәкләре йорталарында бар, тормышы шартлары шәһәрдәгечә, ә

һавасы авылныкы. Шәйхулла эшмәкәр, тиреләр эшкәртә, тиреләрне китерәләр җыеп, “күп тирегә күп акча, аз тирегә аз акча”, менә шундый принцип белән эшли

Шәйхулла. Марат әйткәнечә, бер чуваш авылында кибете бар, хәлле яши. Улы

Марс исемле, улының машинасы бар, үзенеке дә. Компьютеры, Интернете бар,

теләсә кая керәләр. Улы белән килене, күбрәк Марсның үзенең почмагы бар,

кыскасы продвинутыйлар. Куралтасы да зур, азбары мозаичный плитәләр

белән җәйелгән. Шәйхуланың әнисе Зөбәрҗәт апа 1928 – нче елгы, чирли

паркенсон авыруы белән, “мин бик кызу йөри идем, шуңадыр, хәзер йөреп

булмый”, ди. Тыныч карчык, бердә зарланмый, алман телендә бер шигырь

сөйләде. Менә кеше хәтере, мәктәптә кайчандыр, бер алтмыш ел элек

өйрәнгән шигырьне бүген сөйли?

Шосседан килгәндә юлдан әзгенә эчтәрәк Долгий Остров, дип русча язылган,

татарчасы Озын Куак, әллә Озын Колак? Авыл исеменең килеп чыгышын кемдә

белми, урысчасы Долгий Остров, мәгнәсез сүз, татарчасы урысчасына туры

килми. Ннинди коры җирдә утрау булсын? Юлдан килгәндә авыл исеме русча

язылган, аны матур иттереп татарча язарга кирәк Озын Куак дип.

Бу авылда Маратның тагы кардәшләре бар, Илгиз, Искәндәр ике бер туган,

икеседә авылда эшлиләр, өйләнгәннәр, хатыннары чибәрләр, икешәр балалары

бар, әле үзләре дә яшләр, теләсәләр тагы бала алып кайтырга вакытлары

бар. Чөнки шул килеш яшәсә татар халкы, бар эшләргә битараф булып,

милләтебез бетәчәк. Без бик күп тарихта ирешелгән нәрсәләрне югалтачакбыз, аз санлы халыклар исәбенә тиздән керәчәкбез, шулай яшәсәк?

Менә шундый куркыныч бүген яный татарга, өмет яшләрдә диләр бит, әле бу

ике туган шактый яшләр, алар аңлы рәвештә бу мәсәләгә борылырга тиешләр.

Искәндәр безнең алда гына банктан кредит алды, йортын төзекләндерер

өчен, идәнгә лаинат җәя, әфәрин, шәһәрдәгеләрдән калышасы килми. Биредә

һәр йортта диәрлек идәннәр ламинат белән ябылган, бүлмәләр матур обойлар

белән сыланган, бүлмәләре ялтырап тора. Марат әфәнденең һәр өйгә кергән саен сүзне шунардан башлый: “17-сендә никах була, мин өйләнәм Алсу атлы Шыгырдан кызына, әтәйдә Алсуны бик яратты”, дип сүзен башлый. Марат әфәнде шушы сүзләрне еш кабатлый, әллә берәр сере бар бу кабатлауның? Марат әфәнденең тагы бер Искәндәр исемле карендәше бар, монысы инде милли бурычын тулаем үтәгән, 7 бала үстергән,

10 оныклары бар, 4 малай 3 кыз үстергәннәр, әфәринәр диясе генә кала.

Менә Искәндәр Яббаровның матур гына тормышы барганда, фаҗига була,

хатыны Рафиә ханымны, керләр юганда ток сугып үтерә. Искәндәр әфәнде 4

малай белән кала, әле үзедә яшь, шуннан димлиләр Флюра ханымны. Флюра

туташ 4 балалы иргә тота да киәүгә чыга, шулай итеп Искәндәр әфәндене

күп мәшәкәтләрдән коткара. Ошбу хәл үзенә күрә бер батырлык.

Искәндәр әфәнде элек Озын Куак авылында колхоз прете булып эшләгән,

икенче хатыны Флюра ханымнан, өч кызлары туа. Шулай итеп 3 малай 1 кыз

янына тагы 3 матур кызлар өстәлә.: Гөлия, Гөлүсә, Гүзәлия. Инде барда

үсеп җиткәннәр, кызларда институт бетереп берсе Казанда эшли, икенчесе

шул арада гына кзыл диплом белән инситут бетергән Казанда, 2- ченчесе

укый. Уллары бар да өйләнгәннәр, барысыда югары белемлеләр, матур гына

эшләп, яшиләр авылда.

Хатыны Флюра ханым укытучы булып эшләгән, хәзер инде икеседә ялда,

пенсионерлар. Шуңа карамастан, икеседә бакчада көне-төне казыналар,

төрле әйберләр үстерәләр, ә Искәндәр әфәнде тагы берничә баш умарта да

тота икән.

Флюра ханым әтисен сагына.

- Әтием райком секретаре булып эшли иде, теләмәде мине партиягә кертергә

дә, шулай ук мине райкомда эшкә алырга да. Белә иде ул, зур түрәләрнең

яшь кызлар белән шаяруларын, шуннан курыкты. Мин берәр гәзиттә хәбәрче

булып эшли ала идем, әтием аны да теләмәде. Минем авылга киәүгә

чыгуымны да бик хупламады, ничек яшәрсең авылда дип, борчыла торган

иде”, дип сөйләде Флюра ханым.

- Шәһәрч кызы бит мин, ә авылда тормыш шартлары бүтән.

Менә нинди каһарман ханым, ә үзе җыйнак кына гәүдәле, бу кадәрле

авырлыкны ничек күтәргән диген? Мин татар хатыннарының бар авырлыкларны

җиңеп чыгардый көчләренә сокланам, кайдан аларда шул кадәрле көч, дәрт?

Шушы сыйфатларга сокланмый булмый. Әле җитмәсә Флюра ханым искиткеч

талант иясе икән, шигырләр, мәкаләләр яза. Шигерләрен безгә укыды,

матурлар, барчасы тормышчан, эчтәлеклеләр, коеп куйган шагыйрә. Мин

килгән көнне китабымны үзләренә биргән идем, шул арада укып чыгып, инде

рецензия язарга да өлгергән китабыма. Рәхмәт үзенә, җитез, булдыклы

хатын.

- “Мин 19-тематик дәресләр әзерлгән идем, шуларны балаларга укыттым”-

дип сөйләде. Һәр дәресе шигри юллар белән язылган, төрле милли темаларга

багышлап аларны төзегән Флюра ханым. Мин шушы дәресләрнең атамаларын

биредә китерергә булдым, язмалы халык барчасын яза, ә язган әйбер

басылырга да тиешле. Бүгенге көн иртәгә тарихка әйләнәчәк бит, язып

калдырыйк, безгә кадәр язганнар аз сакланган, бәлки без язганнар

бәхетлерәк булырлар? Менә алар:

1. Бөек Ватан сугышы турында;

2. Авылда күп балалы аналар турында;

3. Үткәннәргә зинһар ташлар ыргытмыйк;

4. Кемнәр килеп киткән, тормыш юлларында;

5. Авылның борынгы тарихы;

6. 1970 ел, мшктәп тарихы;

7. Гаделлек эзлим тарихтан;

8. Милли тәрбия;

9. Аналар турында әкиәт;

10. Минем укытучыларым (остазларым);

11. Балалардан җыйган кызыклы хәлләр;

12. Мәхәбәт турында, күркәм гайләләр;

13. Айрым кешеләрдәге гыйбрәтле фикерлә;

14. Якшылык кыл да, суга сал;

15. Сәләмәт тәннән сәләмәт акыл;

16. Матурлык дөняны тота;

17. Тату гайләнең бишеге буш булмый;

18. Аек яшәү рәвеше;

19. Иске рәсем;

Барда шигри юллар белән язылган, биредә фәлсәфи карашта тормышта,

үгет-нәсихәттә бар. Менә бер дүрт юлы шигырен китерәсем килде.

Иске рәсем өстәлләрдә ята,

Үткәннәрдән калган истәлек,

Бер моңаеп, бер елмаеп алам

Шатлык-борчу барда гел истә, дип яза Флюра ханым.

Миңа бик күңелле булды тыңларга Флюра ханым шыгерләрен, шундый

эчтәлеклеаләр, матурлар, эссе көнне челтерәп аккан чишмә суын

хәтерләтәләр. Үзедә саф нечкә күңелле кеше булып күренә Флюра ханым.

Менә дигән шагыйрә, талант иясе. Танырлармы икән шушы авылда яшәүче ис

китәрлек шагыйрәнең талантын? Белмим, талант-та безнең заманда пиарга

мохтаҗ, кем аңа пиар ясасар? Ул гөмер буе язып, мәктәптә балар укытып,

өйдә балаларын, ирен карап тәрбиәләгән хезмәт кешесе, укып, басылып

килгән татар телендәге Чувашстандагы район газеталарында, Татарстанда,

аның китап итеп бастырырдый әсәрләре дә бардыр шәт, кем белә? Кыска

вакыт эчендә ачыклап булмады, күрәсең биредә минем дә хаталык бардыр,

бераз күбрәк аралашасы иде үзе белән.

Озын Куак авылы урамына асфальт җәелгән, төрле матур йортлардан,

биналардан тора. Йортларның эчтәге җиһазлары, бизәнешләре һәркемне

сокландырырдый. Ошбу икешәр катлы берничә коттедж төсендәге йортлар,

коймалар белән тотытылганнар. Капкалары кызыклы, безнең авылларда мондый

капкалар юк Капкалар биеклеге өйләр белән тигез, үзләре тимердән, матур

итеп бизәлгән, тимерчеләре осталар, тимердән чәчәкләр ясап куйганнар.

Мондый капкалар ясау гадәте күрәсең тарихтан, борынгы бабалардан

калганга охшаган, бәлки ошбу гадәт болгарларга барып тоташа? Чуваш

авылларында да бармы икән шундый капкалар? Биредәге мишәр авылларындагы

бу күренеш казан татарларыннан күчкәнгә охшаган, чөнки Түбән Новгород

мишәрләрендә мондый капкалар юк, шулай ук пензәкләрдә дә. Безнең якларда

паетлар, араннар өй белән тоташтыру гадәте юк, ә биредә өйләргә терәп

куралтылар төзиләр икән. Минем Татарстан авылларында булганым юк, әммә

укыганым бар, аларда шулай тоташтыралар өйләр белән куралталарны. Менә

ни өчен мишәр азбары белән казан татарлары абзарының аермасы килеп

чыгуы, биредәге абзар төрле яктан ябык булганга күрә, анда терлекләр

тотарга була, ә мишәрләр азбарында юк, чөнки ул ачык төрле яктан, шуңа

күрә хайваннарны көтүдән аранга, яки паетка кертеп ябалар. Биредәге

капканың өй түбәсе белән тигезлеге дә, тарихи заманнарга барып тоташа,

хәтерләтә бер хәрби кальганы, дошман һөҗүм итсә тиз генә үтеп керерлек

булмасын дип, борынгыда булганча ясаганнар, менә шул гадәт сакланган

казан татарларында. Бу бик кызык күзәтү булып чыкты, авыл куралталары

турыда укыганым бар, ә менә шуның ни өчен шулай ясый булганнары турында

бердә дә күргәнем булмады. Менә көтелмәгәндә тарихи ачыш?

Ә, мишәрләр авылларында йортлар төзелеше, сөйли күрәсең мишәрләрнең

көнкүрешләре турында. Биредә авыллар, йортлар төзелеше бердә хәтерләтми

дошманнардан саклану гадәтләрен, аларда барда ачык, килдә кер. Кызык,

шушы ачык куралталар төзелеше Чингисхан заманыннан калганмы мишәрләрдә,

әллә борынгыдан шулай булганмы? Билгеле, Чыңгызхан шәһәрләрне диварлар

белән капламаска боерык биргән булган, ә кем торалган аңа каршы? Менә

бит, чал тарих билгеләре алдыбызда ята, тотта өйрән? Күрүчеләр генә шуны

юк.



Озын Куак авылда урта мәктәп, укучылары 200 диделәр, мәктәптә балалар

өчен җәйге лагерь эшли. Мәктәп татар мәктәбе санала, инде әллә кайчан

укытучылар балаларны урысча укыталар. Мин карадым Искәндәр, Марат

Фезуловның тумачасы, улының дневнигын, малай беренче сыныфны бетергән,

арифметика дәресләре урысча. Кердек мәктәпкә, сөйләштек завуч белән,

директорлары әлләни кызыксынмады безнең белән, әллә акланасы килмәде

инде, чөнки мин сораулар бирми булдыралмадым. Ничек бирмисең, кайчан

1-класстан арифметиканы урысча бирәләр. Аңлатты завуч ни өчен шулай

укытканнары турында, балаларга югары сыныфларда укырга җиңел булсын дип

тырышалар, эксперимент үткәрәләр, билгеле, балалар телләрне тиз

үзләштерә. Ә менә ят телдә арифметиканы укыту, сәерсендерә, белмим бу

тәҗрибә үзен аклармы, әллә юк? Авыл өметлегә охшаган, туйлар була тора,

балалар туа торалар, тик бездәге укыту системасы киләчәк татар буыннарын

болай укытып, нинди хәлләр чыгарыр икән? Монысы билгесез. Мәктәп

директоры, завуч, укытучылар шундый тәҗрибә өчен җаваплылармы? Җавап

бирәләрме? Бирсәләр кем алдында бирәләр? Җавап бирергә тиешләр милләт

алдында, чөнки бүгенге эскпериментның нәтиҗәсе булачак соңгыдан, бүгенге

балалар өлкәнәйгәч кенә. Ул чакта нинди җавап булсын инде, вакыт узган,

кием тузган булып чыга түгелмени?

Татар укытучылары телимени татар балаларында хайвани сыйфатлар

тәрбиәләргә? Билгеле юк, әммә шушы мәктәптәге эксперимент киләседә шуңа

китерәчәк, шуны аңламыйлармы укытучылар? Күрәсең шулай, татар ерак

әйберне күрми. Әллә мин юкка борчылам, укытучылар хаклы, балалар

өстеннән үзләренең эксперимент уздырулары белән? Әллә минем шикләрем

дөрес түгел, ничек белергә? Биредә бер проблема ачык күренә, бу

эксперимент татар теленең нигезен какшата, бала яштән укып-санап үсәргә

тиеш, юкса ул соңгыдан телдән читләшә. Кыен түгел баланың сөйләү рәвешен

китерү, мәсәлән, “Мин через год армиягә китәм”. Биредә борчылырдый әйбер

юк сыман. Тагы бер мисал, “Мин через три года бетерәм институт, шуннан

соң өйләнәм/киүгә чыгам”. Шушы җөмләләрне ярым татарча дип әйтеп була,

хәттә җөмлә дөрес төзелмәгән булсада. Чөнки “институт бетерәм” түгел, ә

институтны бетергәч дип әйтү дөрес.

Беренче сыйныфтан баланы урысча укыткач, үз-үзеннән таләп куела, баланы

мәктәпкә әзерләү өчен, рус теленә күчерергә мәҗбүр булачаклар

әти-әниләре? Димәк баланы бала бакчасыннан ук татар теленнән читләштерү

башланачак, чөнки мәктәптә бала якшы укысын өчен. Баланы мәктәптә

татарча укытмагач, татар теленең кирәклеге бетә. Кем баш катырсын инде

кирәкмәгән телне өйрәтеп? Менә шулай, әкренләп татарның теле бетшчәк, ә

тел беткәч татар үзедә бетәчәк, чөнки телсез милләт булмый. Менә бу бик

зур диверсия татар теленә карата, кайсыларын татар укытучылары аңсыз

рәвештә үзләре алып баралар. Шушы эксперимент, татар телен бетерергә киң

юл ача. Без хәзер яшибез бик алдынгы заманада, кайда күп безләр өчен

ярамаган тәҗрибәләр, интернет челтәре, яшләрнең үз-ара аралашу

форумнары, боларның бередә татар телендә бармый. Менә шушы чорда күп

яшләребез ялгыш юлдан китеп, киләчәкләрен югалталар. Боларны аңсыз

халыклар исәбенә кертикме, безләрне дә шушы хәл көтмиме? Шушы

эксперимент бер Озын Куак мәктәп балалары өчен генә түгел, бар татар

авылларына җәелгән. Бигрәк куркыныч хәл, шушы экспериментны туктатырга

кирәк, бәлки шунда бу темага берәр форум оештырырга кирәктер? Тикшерер

өчен, шушы эксперимент балалар психологиясенә йогынты ясыйлармы, һәм

нинди йогынты турында сүз?

Менә Озын Куак мәктәбендә завуч белән сөйләшәбез, исеме Рәхимулла,

- укытабыз татар телендә дә,урыс телендә дә. Балаларга укырга җиңел

булсын өчен”.

- Беләсезме мине нәрсә кызыксындра, мәктәп татарчамы укыта

урысчамы?

Рәхимулла – 1-4 класларда татарча укытабыз, 5-11 класска кадзр дәресләр

урысча укытыла.

- Күрдем 1-нче класстан арифметиканы/математиканы урысча

укыталар?

- Да, кирәк в дальнейшем, соңгарак җиңелрәк булсын өчен, китап

урысча иде,

аңлаталар татарча, болай урысча. Башлангыч сыныфларда татарча өйрәтәбез.

Укытучыларда китаплар бар урысча да татарчада, балаларга аңлаешлы булсын

өчен дәресләрне бирәләр урыс китабы беләндә, татар китабы беләндә.

Ә дәрес 45 минут, ничек шул вакытта ике телдә дәресне аңлатып бетерергә?

- Бәлки бу методика дөрес түгел, чөнки 1-нче класс баласы юнләп

белми ана

телендә, ә аңа инде арифметиканы урысча укытасыз? Беренче классларда

бәлки татарча гына укытырга кирәктер?

- Дөрес. Менә хәзер биредә утыралар тәҗрибәле башлангыч

классларда

укытучылар, алар шулай җавап бирә, аларда бар татар телендә математика

китаплары һәм русча да бар.

- Бу тикшерелгән методикамы, әллә экспериментмы?

- Бу эксперимент. Соңыннан, 5 кластан дәресләрне үзләштерер өчен

җиңелрәк

дип таптык.

- Карагыз инде, ничек болай мөмкин, балалар өстеннән эксперимент

уздырырга?

- Бу эксперимент күптән бара, үзен аклады экспериментыбыз, ЕГЭ

бирәбез 2001-

нче елдан бирле математикадан 11-класслардан, нәтиҗәләре начар түгел.

Баштагы елларда хәлләр бер төрле иде, ә менә соңгы өч елда бөтен

укучылар якшы билгеләр ала. Һәм Югары уку йортларына кергәчтә, Казанда

да, Чебоксарда да, Нижегородскийда да материалны якшы үзләштерәләр.

Шулай, ә ничек балар үзләштерә ана телен? Монысы бер укытучыны а

борчымый күрәсең, дәресне үзләштерәләр, шунысы җиткән? Кем белә шушы

укытучылар уйлап тапкан, билгеле мәгәриф департаменты яшерен хуплауы

буенча, ничек тәйсир итәр үсеп җиткәч шушы балаларга? Кем тикшергән?

- Сезнең мәктәпне бетергән балалар күпме керә Югары уку

йортларына?

- Төрлечә, 27 бала бетереп чыкканда, 20-се Югары уку йортына

керә, былтыр 9

бала бетерде, шуларның 7-се керде, үзләштерәләр.

- Әйбәт. Шулайда бу эксперимент файдалы димәс идем, балаларның

Югары уку

йортларына керүләре, бәлки безнең балар сәләтле булгага күрә генәдер?

- Шикләнергә юк, сез күреп сөйләшәләсез дүртесе беләндә, бездә

параллель

класслар юк. Мәктәптә 200 бала, шуның башлангыч классларында, 4 класста

45 бала. Татар теле, әдәбият, һы, музыка, физкультура, урыс теленнән

башка башлангыч классларда бөтенесе татарча бара.

- Ну..мин әйтмәкче идем.. Менә мине бигрәк борчый математиканы

укыту 1-нче

класстан рус телендә. Бала әле юнләп белми үз телендә якшы иттереп, аны

инде укытасыз математиканы 1-нче класстан ук. Бала аңламый калса беренче

дәрестә ук кай-бер төшенчәне, кушумы, тапкырлаумы шунда. Соңгыдан моңа

өстәлә тагы яңа материал, кайсы балага бигүк аңлаешлы булмаганы. Шулай

бере өстенә бере өелеп, соңгыдан бала укудан арта калачак, һәм инде бу

бала укырга сәләтсез дип, укытучы да, бала үзедә кул селти. Менә сезнең

эксперимент нәтиҗәсендә сәләтле бала укырга сәләтсез булып чыгуы бар.

Чөнки һәр бала материалны үзенчә үзләштерә, кайсы тиз, кайсы тиз түгел.

Сезне шушы мәсәлә борчымыймы?

- Математика дәресләренә килгәндә, укытучыларда, балаларда

итаплар урысча да

бар, татарчада, аның, мәсәләне эшләгәндә урысча белән татарча сүзләр

аерыла, һәм балага 5-нче класста аңлатырга авырак була. Дөресрәк

әйткәндә шундый сүзләр бар, выражение-аңлатма, мәгнәсе- результат,

шундый сүзләрдә балага 5-нче класста балалар авырсына башладылар. Шуның

өчен 4-класста да математикадан китаплар рус телендә дә. татар телендә

дә бар.

- Карагыз инде, бу бер-ике сүздән, терминология. Балаларга 5-нче

класста авыр

тоела дип, баланы беренче класстан русча укытырга, алар моны беренче

четверт вакытында бер-ике ай эчендә үзләштерәләр, Моңа бер четерть вакыт

кирәк, Шуның өчен балар 1-4 классларда татарча математка укытмыйсыз

булып чыга.

- Да, мин кабатлап әйтәм, сез миңа ышанмасагыз, башлангыч

сыйныфлар укытучыларыннан үзләренән сорый аласыз, балалардан сорый аласыз. Аларга җиңел булдымы, дип сорый аласыз.

- Сорар идем булсалар биредә.

- Китерәләбез, пожалосты, һәм ул гына түгел, нибары уку йортында

бала өчен үзләштерәбез, безгә иң мөһиме конечный результат булсын.

- Әлбәтә кирәк ахыргы нәтиҗә, минемчә шушы эксперимент нәтиҗәдә

начар йогынты ясый торгандыр?

- Никакой начар йогынты ясамый, сез моны укучылардан сорап

беләләез. Биредә бар 10-нчы класс укучысы, анардан сорый аласыз. Именно башлангыч

классларда математиканың татарчада, урысчада булуы якшы.

- Әгәр нормально укыса бала, үз телендә, сез уйлыйсыз аңа кыен

булыр укырга 5- нче класста?

- Әйе шул.

- Якшы, күпме вакыт кирәк булыр балага 5-нче класста урысча укырга күчәргә?

- Ул яңа, материалны аңламас, әле тагы 6-7 классларда шулай, әгәр чиста татарча гына бирсәк математиканы башлангы классларда.

- Карагыз инде 50-нче елларда мәктәпләрдә бар фәннәр татарча гына бирелә иде.

Институтларда русча укытыла иде, керә иделәр бит Югары уку йортларына ул

елларда да.

- Да, лично мин 50-нче елгы, авылда укыталар иде 8 еллык мәктәптә, татарча, районда укыталар иде русча, без үзебезне начар хис итә идек, ояла идек русча сөйләшергә районда???

Без шул күндәм халык, ничек күндәм булмыйсың кайчан сине күндәм булырга

мәктәптә абыйлар-апалар өйрәткәч? Күрәм, безнең тәрбия ягы аксый гына

түгел, бөтенләй аяксыз, без үз кулларыбыз белән татардан яшли ук хайван

үстерәбез икән бит? Шуны һич кем аңламый. Ошбу эксперимент баланың

психологиясен имгәтә, боза, аңа начар йогынты ясыйачак. Ә кем уйлаган,

нинди хәлләр киләседә килеп чыгарырга мөмкин, шушы эксперимент дип?

Артык мәктәпләргә кереп танышып йөрүләрнең кирәге калмады, бар татар

мәктәпләре бер төсле, бер программа буенча укыталар бит.



16-сында бардык өчәйләп Шыгырдан авылына, Марат, Шәйхулла, мин, кыз

ярәшергә. Карыйм, Шәйхулла сүзгә бик оста түгел, миңа туры килде

сөйләргә. Мин сүзне озынга сузмыйча, шунда йола буенча берәр сүз

кыстырдымда, туры төп мәсәләгә күчтем: 10 мең акчалата, 3 кг. бал,

казлар һәм башкалар, моның белән ике якта ризалашты.

Шуннан соң Шыгырдан мәчетен тамаша кылдык, атаклы Өч Сәхаба мәчете

Алсулар яшәгән йортан якын икән, урам аша гына диәрлек. Мәчетә фотоларга

төшеп мәш килгәндә килеп чыкты Рәфис Җәмдихан. Кочаклашып күрештек, без

аның белән бер 20 еллар таныш инде, ул минем белән танышты әле мәктәптә

укыган чагында ук. Димәк Рәфис әфәнде яштән кызыксына милли проблемалар

белән. Миңа бик күңелле булды аның белән күрешү, очрашудан икебездә бик

канәгать калдык. Ул безләрне алып китте “Гөлстан” мәдрәсәсенә, биредә

урнашкан Әлбир хазрәтнең мөфтиәте дә. Мәдрәсәдә 12 шәкерт укый дип

әйтеләр, теләсәгез кайвакыт килергә Шыгырданга, мәдрәсәдә “кунарга урын

бар” ди Рәфис әфәнде. Килгән кунакны ашаталар-эчертәләр, чәй белән

сыйлыйлар, йокларга да урын бирәләр, тагы ни кирәк? Менә дигән сервис

моселльман татарлар өчен.



Менә 17-сендә Самарадан машинасы белән Маратның дусты Наиль Хәлиуллин

килде. Урта Азиәдә туган, үскән, 90-нчы елларда Татарстанга күчеп

киләләр, анасы, абыйсы хатны белән, сеңелесе һәм Наиль. Татарстанда

тупланалмыйлар, сеңелесе киәүгә чыга Әлмәт егетенә, ә болар мәҗбүр булалар Самарада төпләнергә. Наилның сүзенчә, киәүгә уңышсыз чыккан, ялкау ир эләккән үзенә? Бәлки менталитлары башка бу ике җир-төбәктә туган үскән татарда, бәлки ул ялкауда түгел, шулай күренә генә боларга?

Мин күзәтәм, Урта Азиядән татарлар килә шактый алар инициативалылар, Рәсәйдәге татарлардан аерылып торалар, алар җитезрәкләр, төрле эшләрне башларга әзерләр, бердә югалып калганнардан түгелләр, кәсепчәннәр.

Тимәш авылы, авылның исеме “Тимәс” булган күрәсең, соңгыдан Тимәшкә

әйләнгән. Шушы авылга Наиль әфәнде безләрне машинасында илте. Бу авыл

Марат Фезуловның әнисе туган авыл, биредә аның әнисе ягыннан кардәшләре

яши. Тимәштә Марат Фезуловның дәдәсен бер чуваш кешесе машина белән

таптап үтерә. Башта бәреп ега, соңгыдан машина белән кайтып, икенче

мәртәбә дә таптап уза. Нинди кыргыйлык, әллә шул кадәрле яман кыланган

мәрхүм, кыланышы өчен үлем? Үтергән өчен хәттә утырта да алмыйлар...?

Кая гына карама татарда шул мескенлек күренеше, кая гына барма шундый

күренешкә тап буласың... Нидән болай?

Бу авылдан атаклы ат карагы Шәкүр чыккан, ни өчендер аның турында бер

урыс кешесе китап та бастырып чыгарган. Миңа шушы китапны бүләк иттеләр,

әлегә укып чыкканым юк. Биредә очраттым Сәйфи Сәфиуллинны, элекеге Чувашстаннан “Азатлык” Радиосы хезмәткәре. Мин аны ишмештән белә идем, улда минем турында хәбәрдар булып чыкты. Таныштык, буйчан, олы гәүдәле кеше, мөлаем битле, аралашырга бик әйбәт кеше икән, мин аның белән әле Сабантуйда да

күрештем. Бу авылда Марат Фәйзуловның танышы, Сагыйр абый яши, улы татар

Конгрессында эшли, ә кызы Сәйфи Сәфиуллинда киәүдә икән.

Марат әфәнде безләрне Сагыйр абый белән күрешергә алып керде. Сагыйр

абый өлкән яштә, 50 ел мәктәптә эшләгән, укыткан да, мәктәп директоры да

булган. Элекке коммунист, узган вакытны сагынсада, яңасында сүкми, реал

кеше, гармунда да уйный икән. Барда картларча, картлыгы матур гына, 90

яшенә карамастан аяк өстендә, кызы киәүе белән яши. Сөйләштек үзе белән,

аралашучан, бердә яшенә карамастан тормышта артта калган димәс идем.

Билгеле ул нәрсәнедер кабул итә, ә нәрсәнедер юк, заманында ул да

ялгышкан коммунистларга ияреп, ә ул чакта кем ялгышмаган диәр идем?

Наиль әфәнде Марат белән икебезне атна буе йөртте авылдан-авылга, бик

әйбәт егет. Узган гасырның 90-нчы елларында Самарада “Азатлык” яшләр

оешмасын җитәкләгән, шул елларда М. Фезулов белән танышканнар, яштәшләр.

Әйбәт кенә ир кеше, Самарада эшмәкәр, бик бай булмасада үзенә яшәрлек

акча эшли, йорты бар, машинасы иномарка, хатыны юк, аңада кәләш карадык.

17-сендә, никах мәҗелесенә Шыгырданга, Наиль Хәлиуллин машинасына

утырып бардык.



Озын Куак авылында никахка әзерлек бара, Шәйхулланың хатыны, килене, бик

тырышып бизәделәр казларны, аларга булышты Маратның Екатерингбурдан

килгән җеңгәсе, Равиль абыеның хатыны да булышты. Кыскасы, җыйнаулашып

бизәделәр бар казларны, бер ясалма казга тиәделәр җимешләр, томшыгына

кыстырдылар кәнфит. Казларны матур итеп целофанга чорнадылар, янәшә

күкәйләр сымак ясалган кондитер әйберләр куйдылар. Ну, фантазия

үзләрендә, матурлыкны яраталар.

Бик үзенчәлекле булды никахка әзерләнү, киәүдән 3 кг бал, бер каз, шулай

ук киәү ягыннан кардәшләре дә берәр каз, матур итеп бизәп китерделәр.

Киәү ягыннан 7 каз, калач, чәкчәк, конфетлар, бар ашамлыклар китерелде,

киәү һәр кунака бүләкләр өләште.

Шулай итеп, 17-сендә Марат белән Алсуга Шыгырдан авылында никах укылды.

Өч Сәхаба мәчете имамы Рифкать хазрәт Краганов никах укыды, киәү белән

кәләшкә никахлашкан таныклык тапшырды, анда ике шахит-та язылган иделәр,

нәк загста шикелле.

Наильгә никах туе ошады, ул прямо шигарь әйтте “ТАТАРЛАР ТАТАР КЫЗЛАРЫНА

ӘЙЛӘНЕГЕЗ”, дип. -“Марат 20 ел торып аңлады, татар кызына өйләнергә

кирәклекне”.

Алсуның әтисе, Әсхат Хасянов, - әлбәтә ул үзебездән дә тора” дип өстәде.

-Мин куркан идем, не дай Бог, Марат марҗаны алыр дип - диде Наиль.

- Картаясың, картаясың мында, ул үзенең юлы белән барма кели. Безнең

авылда күпме булды шундый эшләр, ди Әсхать әфәнде Хасянов..

-Урыс белән булсаң пасхада күкәйләрне сырларга, туры килер” ди Наиль

Хәлиуллин.

Белми Наиль йомырка сырлау гадәте борынгы вакытларда безнең татарда

булганлыгын, бәлки татардан урыска күчкәндер йомырка сырлау гадәте? Кем

әйтәлә булмас дип?

- “Урыс дигәннән мыни, Әнвәр абыйда мосельман хатыны иде, хәзер менә

хатыны, марҗа белән торды. Үлде, ә хатыны үзенчә күмдерә, туганнары

берни эшли алмый, үзенчә күмдерә, всё, теләсәң ни кыл”, дип тамга куйды

сүзгә Әсхат Хасянов.

Никахтан соң, киттек кунарга кире Озын Куакка, иртәгәсендә Болгарга

барырга булдык. Озын Куакка кайтышлый кердек Искәндәр абзыйсына, бераз

сөйләшеп тордык. Юкка кергәнбез булып чыкты, без иртәгә сәгать бишләрдә

торып юлга чыкмакчы идек, уйлаган идек юлда кереп алырга Алсуны әтисе

белән Шыгырданнан? Искәндәр абзыйсы юлда пропка булыр дип куркытты һәм

без бераз иртәрәк торырбыз дип килештек.

Йокларга яттык 12-дә, индә 2-дә Марат барчабызны уятты, тотындык

киенергә. Билгеле төнге 2-дә йокы туймаган беребезнеңдә. Кердек

Шыгырданга, анда шулай ук йокламаганнар, Алсу да, атасы, Әсхать әфәнде

дә.Әсхать әфәнде киәү белән кызны утыртып алып китте, без артан барабыз.

Багам, бик кызу барабыз, Наиль ике куллап рулгә ябышкан, җитди кыяфәтә

бара. Сорыйм үзеннән, “нинди тизлектә барабыз”, дип. Наиль әйтә “150

чакрым” ди. Менә, “какой русский нелюбит быструю езду”, дип мактана

урыслар, минемчә иң кызу йөрүчеләр татарлар?

Бу бик зур тизлек, куркыныч, юлда берәр чокыр очраса бәләгә таруың бар.

Әйтәм Наилгә, “син аңа сигнал бир, тизллеген азайтсын, фарың белән бераз

уйнат”, дим. Карыйбыз, Әсхать әфәнде аңына килде, Наиль алга чыкты һәм

юл буы алдан бардык, әйтәбез, “ну Әсхать гоньщик икән” дип. Шулай итеп

йокламаган килеш килеп җиттек Болгарга иртәнге 6 сәгаттә, ә Болгарда

барда башлана сәгать 10 да?

Биредә зур палатколардан шәһәрчек төзегәннәр, һәр гайләгә бер палатка.

Болгар нык үзгәргән, мин биредә булган идек 1985 елда Хава белән,

Казанда Илгиз Асхатовларда кунакта булган чакта. Ул вакыт безнең белән

барган иде Илгизның хатыны, Нурҗиһан ханым да.

Әле яңа корылмалар, яңа казылдыклар барлыкка килгән. Хәтердә калган Кече

манара, ул чакта Спас чиркәве янында иде. Ә шушы чиркәү нигезендә

мосельман кабер ташлары ята идедәр. Белмим хәзердә яталармы юкмы, күреп

булмады. Ә чиркәү янында бүтән манара, кече манара шактый ерак булып

чыкты шушы чиркәүдән.

Болгар безне каршылады шактый суык һава белән, иртән бик салкын булды.

Ярый әле мин пидҗак белән идем, ә Самара егете Наил, бер күлмәктән генә,

аңа карамастан бирешмәде, чыдады.

Белмим, мин аптырадым тәмам, танып кына булмый Болгарны? Әллә онытылган,

әллә яңартылган. Еракта Кече манара күренде, янәшәдә зур гөмбәзле Мәчет

төзелеше төгәлләнеп килә, Шәймиев әйтүенчә киләсе елда ачылачак. Әле

табылган сәхәбә кабере, ул елларда бу кабер турында бер сүздә ишеткән

булмады, шунда һәйкәл ачу булды. Һәйкәл үзенчәлекле, кем ясагандыр үзен,

татар кабер ташларына ошамаган. Күп халык килгән иде Болгарга, төрле

төбәкләрдән иде, бер 12-15 меңнәр булгандыр.

Татарстаннан бар җитәкчеләр килгән иделәр: ике президент, беренчесе һәм

икенчесе, Госсовет рәисе Фәрит Мухаметшин, ВКТ президенты Ринат Закиров,

Зилә Вәлиева, бүтән Госсовет депутатлары, Татарстан дәүләте

чиновниклары, мөфти Талгат Таҗетдин, мөфти Равиль Гайнетдин, мөфти Фәиз

һәм бүтән мөфтиләр, имамнар, кавкеаздан килгән дин әһелләре, барлыгы 700

–дән артык муллалар. Бер-ике җөмлә белән Р. Закиров белән алмаштык, мин

аңа безнең Ачык Хат турында хәбәр бирдем, ул аны хуплады.

Болгардан Озын Куак авылына кайттык, юлда туктап бераз черем итеп алдык,

йокы баса түзәр хәл юк, шундый ук хәлдә Наилдә, ә ул машинада безләрне

илтә? Куркыныч хәл, йоклап китсәң бер мәлгә, дүрт мәет булачак, Тәңре

саклады безләрне, сау-исән кайттык.

Марат безләрне, ниһаять Рәшит Сәнзяпов белән таныштырды. Рәшит әфәнде

өстендә Федераль Сабантуен уздыру бурычы куелганга күрә эше күп иде.

Өендә Казаннан килгән кунаклар диделәр, ТНВ Яңа Гасыр каналы

җитәкчеләре, Миләүшә Айтуганова һәм башкалар, без берсен генә күрдек,

Ирек Шәриповны. Күчергәннәр үзен Удмуртиәдән ВКТ-га Ринат Закировиның

беренче урынбасары иетеп.

Рәшит Сәнзяпов 40 тирәсендә, ак чырайлы, зәңгәр күзле чибәр генә ир

кеше. Бик матур, бай йорты, минем әле татарда мондый матур җиһазландырылган евро-татар йортын беренче күрүем. Абрамович йорты шикелле дер мөган, бәлки зурлык ягыннан ким булса да, матурлыктан оттырмый торгандыр? Рәшит Сәнзяпов Озын Куак авылы эшмәкәре, Бөтен Рәсәй буйлап зур татар авыллары Ассоциясе башлыгы, фермер, бар авыл кырлары аның кулында. Авылның төзеклегенә карап әйтергә була хуҗа турында, авыл урамы асфальт җәелгән, бу үзе күпнәрсәләр сөйли, халыктан зарланган

сүзләр ишетелмәде, мин махсус сорашмадым. Рәшит Сәнзповка берничә сорау

бирдем, шуларның берсе, безнең яктагы авыллар керәләрме шушы сезнең

оешмага дип. Әйте, керәләр. Кызыксындым безнең Эрбишча авылында, йәйсә

Сабачайда яки Моклока авылларында шундый Сабантуйлары оештырырга

ниәтегез юкмы дип? Үзләерендә башлап йөрүчеләр булса, безгә заявка

бирәләр дә бергәләп уздырабыз, дип җавап бирде. Киләсе елда Федераль

Сабантуй планлаштырылган Пенза якларында, Урта Әләзән авылында, дип.

Чыннан да шулай, безнең як авыллары үзләре инициатива күрсәтергә

тиешләр, синең авылыңа яктан килеп кем Сабантуй оештырсын? Тагы

сорауларым булды Озын Куак авылында ничек эшләр барганы, авыл кешеләре

белән исәп-хисап хәлләре турында, уңышлары, киләседәге планнар турында?

Төгәл күпме эшчеләргә түләгәнен әйтмәде, халык канәгать, береннән дә

бернинди претензия юк, акчасын түлибез, саламын, печәнен бирәбез, авыл

халкы терлек тота.

- Барда ачык, бөтен эшебез халык алдында, киңәшеп эшлибез, берсе дә

әлегә зарланмый - диде Рәшит әфәнде. - Киләчәктә дә шулай эшләргә

җыенабыз - дип тәмамлады сүзен.

Рәшит Сәнзяпов гайләле, хатыны ике баласы белән дүртәү яшиләр. Хатыны

һәр эшендә беренче ярдәмчесе икән, ул Сабантуйга килгән кунакларны

урнаштыра, димәк иренә бу яктан да ярдәм итә? Моны без Наиль Хәлиуллин

белән үзебез күрдек.

Марат Фезулов баштан ук икебезне Наиль әфәнде белән Сәнзяповларда

калдырган иде, аның туганнары белән берәр эше бар булып чыкты. Без Наиль

әфәнде белән икәү зур өстәл артында утырып калдык. Безгә чәйләр китереп,

төрле җимешләрдә, ашлардан авыз итегез дип, кыстап йөрде бер чибәр генә,

урта яшләр тирәсендәге хатын. Ул, Рәшит әфәнденең сеңлесеме-апасымы

шунда булып чыкты. Бу йорта дәрәҗәле кунаклар кабул иткәнгә алар

кунакларга күнеп беткәннәр, игтибарлылар, барда чама белән, бер артык

кабалану, йә киресенчә, бераз салкынрак карау мин сизмәдем. Билгеле,

бездә төрле урыннарда кунак булган кешнеләр, беләбез үзебезне ничек

тотарга. Бик әйбәт кунак булдык, рәхмәт үзләренә, өстәл тулы нигмәт иде,

тамак тук булганга күрә, бернигә дә диәрлек кагылмадык. Рәшит әфәндене

туктаусыз телефон борчый, шул арада Сабантуй кунагы Ирек әфәнде мунчадан

чыкты, танышты безләр белән. Наиль әфәнде шушы Ирек әфәнде белән

танышлар икән. Мин танышыр өчен визиткамны бирдем, баштарак Рәшит

Сәнзяповка, әле менә монысына.

Алды, игтибар белән укып чыкты. Мин аңа берәр сорау бирдем милли эшләр

буенча, Конгресста нинди бүлекне җитәкләр, дип кызыксындым. Ул әйте,

әлегә билгеле түгел, әле күчтем генә Удмуртиядән, әлегә билгеләделәр

Ринат Закировның беренче урынбасары итеп, диде. Миңа бераз сагаебрак

карады сыман, бәлки шулай күренгәндер генә, бәлки начар итеп кем булса

сөйләгәндер. Бездә милләтче дисәләр, инде сизгер кешеләр шундук сагя

башлыйлар. Беләбез андыйларны. Ни кызганыч, алар татар түрәсе булып

утыралар. Тагы шунда бер-ике сүз Наиль әфәнде әйте, шулай Сабантуйлары

уңышлы үтсен, дигән теләкләр белән хушлаштык. Рәшит әфәнде кызыксынды

безнең кунасы урын турында, мин әйтем, “рәхмәт борчылмагыз”, дидем.

Рәшит әфәнде әле Сабантуйдан соң очрашырбыз дип әйтсәдә, очрашып

булмады, үзе шалтыратмады, бездә кешеләргә комачаулап йөрмик дип,

шалтыратмадык.



Атаклы Шыгырдан авылы турында да берничә сүз әйтергә вакыт җитте. Бу

авыл бик зур, 7 мәчете бар, барчасы эшли, биредә шулай ук Гөлстан

мәдрәсә эшләп килә, халкы 6500 дән бераз артык дип сөйлиләр авылдашлар.

Авыл төзек, зур, әледә яңа урамнарбарлыкка киләләр, өметле авыл. Бу авыл

шулай ук билгеле татарлар арасында үзенең танылган ике улы белән; бере

мөфти Альбир Краганов, икенчесе Рәфис Җәмдихан. Әле бу авылда мин

белмәгән тагы шактый абруйлы кешеләр яши, шулай ук эшмәкәрләре бар, алар

киң даирәгә билгеле түгелләр, һәр хәлдә миңа. Андыйлар булмаса бәлки

Шыгырдан да бүтән авыллар язмышына дучар ителгән булыр иде, менә, димәк

бу авылны авылдашлары тота булып чыга.

Биредә ике урта мәктәп, кайсында ике меңгә якын балалар укый. Биредә

чыгарганнар авыл турында китап, “Шыгырдан” дип атала, зур күләмле, миңа

китапны бүләк итеп бирде Алсуның бабасы, Зәки әфәнде Хасянов, рәхмәт

яусын үзенә. Бик матур кеше, Шахзаб мәчетен төзүдә төп эшләрне башкарган

шәхес.Әсхат Зәки улы Хасянов, Алсуның әтисе, әле яшь, декаб аенда аңа 50 яшь

тулачак, хатыны Фидания ханым Минулла кызы, өч кыз үстергәннәр: Алсу,

Гөлнара, Айгөл. Икеседә эшчәннәр, балалары өчен матур үрнәк, олы кызлары

Алсу Марат Фәйзуловка киәүгә чыкты, менә аларның никахларына чакырган

иде мине Марат әфәнде. Уртанчы кызлары Гөлнара, инде берничә ел ирдә,

аны Марсель дигән егет урлап үзе белән никахлашкан булган, әле бер бала

үстерәләр. Безләрне бик якшы каршыладылар, тормыш җайлары үзләренә күрә,

йортлары якшы, таштан яңа ызбалары, газлары бар, сулары бар, мунчалары

бар, электричество, паетлары, амбары бар, аранда аты бар тае белән,

тавыклар тоталар, бүтән терлекләре юк. Хатыны белән тату яшиләр, Фидания

ханым бик тырыш, эшчән, җитез хатын бар эшләргә өлгерә, бердә ял итми,

бердә арымый кебек миңа тоелды.

Фидания ханымның әнисе инде юк, ә менә әбисенең туганы аларда яши, карт

кеше, тышка чыгып йөрми, өйдә генә тора, аңа 94 яшь. Менә шул карчыкның

улын 1950-нче елларда кино-актер Садальскийных әтисе Шыгырдан мәктәбендә

физкультура укыта, ни өчендер малайга тибә, бот арасына эләгә, малайны

трамвопунктка илтәләр. Анда врач булып Садальскийның әнисе эшди торган

була. Малайга гипс куялар, өч айдан соң малай үлә...

Шушы үтерелгән малайның әнисе Сылуҗиһан 1917-нче елгы, сугышка хәтле ире

белән яшәгәннәр Мәскәүдә, ирен финн сугышына алганнар, шуннан үле хәбәре

килгән. Эвакуация вакытында авылга кайта әтисе янына, шунда кала. Менә

шушы карчык ул чагында, судка бирмәкче була Садальскийларны, шушы

хатынның атасы рөхсәт итми, янәсе, суд нишли ала, малайны кайтарамы? Юк,

кайтармый, шулай булгач ни файдасы бар судның дип, ялгыша. Ире сугышта

үлә, малаен Садальскийлар үтерә, шулай итеп карчык ялгыз кала, ярый

безнең татар мәрхәмәтле, ташламыйлар үзен, карыйлар.

Менә бит, татар баласын суккта үтер, типтә бирт, аның өчен үч алу

түгел, бичара татар хәттә мәхкәмәгә дә бирми???

Хәзер олы кызлары Алсуда да киәүгә чыкты, аңа 26 яшь Батырда институт

бетергән, экономист, Марат хатынынан шактый олы. Әйтер идем бик күркәм

гадәт дип, әле Маратта яшь, хатыны тагы да яшрәк, бу өметле гайлә,

киләсе елларда милләтне үрчетәчәк.



Шыгырдан Сабантуы, бөтен рәсәй авыллары Оешмасы, оештырган икенче

Сабантуе булды, беренчесен Самара өлкәсендә Гали авылында былтыр иде.

Мине гаҗәпләндергәне Сабантуй мәйданы зурлыгы, биредә ат чабышы өчен

махсус урын әзерләнгән, сату урыны бер чакрым ярым буйлыкта, зур сәхнә,

авыллар корылмасы (татар һәм урыс авыллары, никтер күрмәдем чуваш

авылын?), вертолет утырган зур мәйдан, көрәш мәйданы, гирләр белән уйнау

урыны, куллар белән көч сынашу (армлисинг), төрле милли уенар өчен

мәйдан, барчасыда бирегә сыйган, әле дистә мең тамашачыга рәхәтләнеп

йөрергә, төрле ашамлык урыннары, vip персонар ашар өчен махсус ясалган

шатерлар, сыешлыгы берничә йөз кешегә. Тагы әллә күпме уеннар

мәйданнары, барчасы Сабантуй мәйданына сыйган.

Шушы Сабантуйга абруйлы кешеләр килгән иделәр, Татарстаннан Дәүләт

Советы рәисе Фәрит әфәнде Хайруллин, Чувашстан президенты, Татарстан

Дәүләт Советы депутатлары, язучылар, эшмәкәрләр, артистлар, музыкантлар,

төрле яктан, өлкәләрдән килгән кунаклар һәм төрле халык бәйрәмгә күпләп

килгәннәр. Биредә шулай ук руханилар күп иде, баш мөфти Т. Таҗетдин,

Рәсәй мөфтиләр шурасы рәисе шәех Р. Гайнетдин, Чувашстан мөфтие А.

Краганов. Хәзер Альбир хазрәт бүген Мәскәү мөфтиеда булып тора, Т.

Таҗетдин Мәскәүдә ЦДУМ бүлекчәсен булдырды, җитәкче итеп А. Крагановны

билгеләде. Киләседә Мәскәүдә дини эшләрдә үзгәрешләр көтелә, дип

фаразларга кала.

Шулай ук Мәскәүдән, Абдулбәр әфәнде Бәдретдинов та Сабантуйга килгән.

Без аның белән күптәнге танышлар, ул Совет заманасында Мәскәү мәчетендә

20-ның рәисе иде, Әхмәтҗан хазрәт вакытында. Мин Мәскәүдә беренче

Сабантуй уздырган вакытта, аның ярдәме белән үткән иде, ул чакларда

Сабантуй бәйрәме халык өстендә иде. Хәзер Сабантуйларга хөкүмәт акча

бирә, ә беренче Сабантуйны без үзебез оештырдык, хәттә Дәүләт белми дә

калган иде ул чакта. Коммунистларның асларына су керде, ничек инде

татарлар хөкүмәтсез шундый зур бәйрәм уздыра? Шулай булгач аларның

кирәклеге калмый халыкта, ә алар халыкка гел тугып килделәр, коммунистлар партиясеннән башка берни булмый, партия теләмәсә җилдә исми дип! Ә без аларның үзләренә ышанычларын җимердек, тоттыкта алардан башка Сабантуй уздырдык. Менә шулай булды эшләр 1-нче Башкала Сабантуе белән.

Шыгырдан Сабантуе матур үтте, бәйрәм һәр чак күңелле була, биредә дә

шулай ук булды. Мине көрәш кызыксындыра, карарга булдым. Көрәшчеләр дә

тамашачылар да төрле төбәкләрдән килгәннәр: Татарстан, Чувашстан,

Башкортстаннан Уфа татарлары, Ульян өлкәсеннән, Мари-Элдән, Оренбург,

Киров өлкәләреннән. Әле җитмәсә якташларым Түбән Новгород өлкәсеннән ике

атаклы көрәшчеләр көрәшкә чыгачаклар дип иглан икәч? Көрәш тагы да минем

өчен кызыклы булды, мин өметләнеп якташларымның көрәшүләрен көтә

башладым. Ике көрәшче Ринат Сабитов белән Рамиль Нуриманов килгән

иделәр. Безнең өчен бигрәктә кызыклы, чөнки Шыгырдан һәм башка күп кенә

Чувашстанга кергән татар авыллары үзләренең чыгышларын Түбән Новгород

өлкәсеннән дип исәплиләр. Сөйләмнәре дә безнең сөйләмгә якын, мин

Шыгырдан сөйләмендә Грибан – Ыргу сөйләменә туры килә диәр идем. Менә

Шыгырданлыларның “мыни” һәм җыя урынына “зыя” диюләре мине шундый

фикергә этәрде. Билгеле, безнең бер Ыргуда гына “з” белән сөйләшмиләр,

андый авыллар шактый, алар Сергачның төнягында урнашкан авылларда

күренә, ә көняк- көнчыгыш, көн-батыш ягындагы авылларда бар хәрефләрне

файдаланып сөйләшәләр.

Якташлар аклый алмадылар ышанычымны, икеседә беренче бил алышудан төшеп

калдылар. Ә бит Р. Сабитов та, Р. Нуриманов та танылган көрәшчеләр,

Мәскәү-Түбән Новгород Сабантуйларындагы Батырлар, ә биредә Татарстан

көрәшчеләре миҗгар батырларын әйләндереп салдылар сыртларына? Бу нинди

хәл? Миҗгар көрәше каршы торалмый Казан көрәшенә?

Миҗгар көрәше бик бай төрле һөнәрләгә, биредә күтәреп алалар, сыртка

алалар, эчтән алалар (эчтән сул аяк белән эләктереп алаларда көндәшләрен

бик чиста аркаларына салалар), тыштан чәләләр - цәләләр һәм егалар.

Миҗгар көрәшен карарга рәхәт, биредә көрәш матур, кызыксынып күзеңне

алалмыйча карыйсың. Ринат Сабитов, атаклы көрәшче ничә мәртәбә Уразовка

Сабантуенда, Түбән Новгородта беренче урын биләгән егет, көндәшен

күтәреп алды да, әйләндерде-әйләндерде дә кире бастырды. Шулай әйләндерә

торган иде Цүмбәли егете, Мәскәү Сабантуеның беренче батыры Рәис

Мөҗипов, шулай ук Уразовка Сабантуйлары батыры. Соңгыдан Казан егете бал

белән җиңде Ринат Сабитовны.

Бар иде 1980-90-нчы елларда бик якшы көрәшүчеләр ике туган Сабитовлар

Сабацай авылыннан, Бере Рафаэль, икенчесе Ирфан атлы иделәр, алар

бер-бер атлы ничә мәртәбә Сабантуй батырлары булдылар. Бәлки Ринат шушы

Сабитовлар нәселеннән? Миңа бу җиңүне судьялар оештырды булып күренде.

Р. Сабитов 100 кг авырлыкта көрәште, менә Рамиь Нуримановны көрәшкә

чакырдылар 110 кг авырлыкта. Иглан итттеләр Мәскәү һәм Түбән Новгород

Сабантуй батыры дип, никтер әйтмәделәр ул әле дөнья чепионы икәнлеген.

Дөрес ул икенче дөнья чемпионы иде, кайсы ел булды икән Теһран

шәһәрендә? Беренчесендә чемпион булды Рбишча егете Ханнән Мусин, шулай

ук Түбән Новгород өлкәсеннән. Аны да ектылар беренче чыгу белән. Рамиль

күрәсең картайгандыр, күптән күргәнем юк иде мәйданда, вакыт тиз үтә

шул, әле узган елда гына сымак чемпион иде, ә карасаң инде 10 ел вакыт

узган.

Казан көрәшендә бер генә һөнәр, моннан егерме еллар элек көрәшләре

мишәрләр өчен кызыклы күренеш иде, алар башта аркаларына яталар,

соңгыдан баш аша көндәшләрен бәрә торганнар иде. Безнең егетләр,

казанлылар аркаларына яткач, өсләренә яталарда, тегеләргә тыпырчынырга

да урын калдырмый иде, шулай итеп казан егетләре гел җиңелә иделәр,

бу күренешне күзәтеп була иде ул елларда Мәскәүдә. Хәттә Мәскәү

Сабантуенда да Казанлылар җиңүгә ирешә алмый иделәр 2005-нче елларгача.

Хәзер эшләр башкача, Татарстан егетләре һөнәрләрен нык үзләштергәннәр

һәм аларга каршы миҗгарлар торалмыйлар икән? Татарстан егетләре әле

аркаларына ятмый гына, көндәшләрен, әйләндереп салалар, хәттә күзәтеп

өлгереп булмый, ничек тиз ясыйлар һөнәрләрен. Күтәреп алган була да, шул

вакыт күтәрмидә төсле, ничектер ярым-күтәреп, ярым-күтәрмичә каталаталар

көндәшләрен, күбесе вакыт баллар җыеп җиңәләр, була сыртларына төшергән

чаклары да. Кыскасы, Татарстан көрәшчеләре үзләренең бердән-бер

һөнәрләрен җиткергәннәр абсолют камил дәрәҗәгә, минемчә бүген аларга

көндәшләр юк бу көрәштә, кайсылары бара үз номалары белән. Көрәш бик

карый кагыйдәгә, нинди кагыйдә белән көрәшәсең, шул кагыйдә өстен кала.

Элгәре елларда Сабантуйларында көрәшә иделәр көрәшчеләр эштән соң, ә

хәзер көрәшәләр профессиональ көрәшчеләр. Безнең миҗгар егетләрен әйтеп

булмый профессионаллар дип, хәттә еш көрәшсшләрдә, аларның тормыш

юллары, кәсепләр – эш. Эшләп алар ашый, көрәшеп түгел, бәлки шуңа күрә

Татарстан көрәшчеләре алдынгы сафталар бүген. Аларны махсус көрәшергә

өйрәтәләр көрәш секцияләрендә!?. Алай дисәң, шундый көрәш секцияләре

миҗгарларда да бар? Күрәсең биредә эш башкададыр.

Көрәш карарга мине Сәйфи Сафиуллин кертеп җитбәргән иде, ә үзе никтер

кермәде. Көрәшә торган урын махсус туфрак белән өелгән, биклеге чама

белән бер метр-ярым бардыр. Шушы махсус ясалма биекленең өстенә матлар

җәйгәннәр, көрәшер өчен мәрә булган, карарга әйбәт, ә көрәшчеләргә

белмим. Менә Сәйфи әфәнде миңа шунда урын булдырды, караучылар да,

көрәшчеләрдә биредә шакты иделәр. Якташлар егылгач, көрәшне артык

карамадым чыктым, көрәшне бик яратсамда, биредә икенче төрле көрәш иде,

мине әлләни кызыксындырмады. Сабантуйдан иртәрәк киттек, бәйрәм авылдан

шактый еракта урнашкан, без Сабантуйга авыл буйлап, яки авыл аркыл

бармадык, ә шоседан, машина белән бардык. Бәлки авылда аркылы урамнар

юк, барысыда параллель төзелгән? Шулай дисәң, аркылы урамнары да юк

түгел, чынлап Шыгырдан авылын аркылыга буйга йөреп чыгалмадым, хәттә

теләк бар иде кебек. Сабан туйда берәр җиттешсезлекләр дә юк түгел иде, менә күзгә

чалынганнардан шуңа тукталып үтәсе килде. Бәлки оештыручылар моңа

игтибар итмәгәннәрдер, минемчә юкка. Менә бейдҗикларда “гость” дип

язылган, ә кунак түгел. Сабантуйларда кунаклар була, “гость” түгел, шуны

белмиләрме оештыручылар? Һәр татарга шушы фикерләрне маңгайларына язып

куйсыннар, җитәкче һәр кеше артыннан күзәтә алмый, һәрбере өстенә

йөкләнгән бурычны тулысынча үтәргә тиешле, бу аксиома.

Икенче җитешсезлек дип шуны атар идем; Сабантуй байрагын күтәргәндә,

Чувашстан, РФ байраклары янында Татарстан байрагы булмауын. Менә бу зур

хаталык. Бәлки оештыручылар акланырлар, Сабантуе Чувашстанда үтте дип,

кайда нына Сабантуй үтмәсен, Татарстан байрагы һәр җирдә булырга тиешле.

Чөнки Татарстан һәр татарның мәркәзе булып тора, кайда гына татар

яшәмәсен, үзләрен татар дип санаган кешеләр моны һәр җирдә-урында

куйдыртырга тиешләр! Моңа бер генә дәлил дә җитә, кайда гына яшәмәсен

татар, аның сәнгате үскән мәркәз, дип кабул итәргә һәм шушы фикерне

тормышка ашырырга тиешләр, бернидән дә куркмыйча, бернигә дә алмаштырмыйча. Биредә шулай ук Татарстан рәсми делегациәсе дә катнашырга, таләп итәргә тиешләр. Үзебезне-үзебез ихтирам итәбез икән, башкаларны да шуңа этәрик!



24-сендә Шыгырдан мәчетендә җомга намазында булдык, мин мәчеткә барырга

теләк белдргәч, Марат әфәнде дә барырга булды. Өч Сәхаба мәчете,

үзенчәлекле төзелеш, өч яктан олы ишекләр югарыда эшләнгән, без шушы

мәчет баскычларына басып фотоларга төшкән идек. Нәк михраб артынды тышкы

яктан ялган бөек ишек ясаганнар, баскычлар да бөекләр. Карасаң, шушы

ишекләр бередә мәчеткә кертми булып чыктылар, ә мәчеткә керә торган

урыны, подвал аша икән? Башта подвалга төшәсең, соңгыдан, өскә менәсең.

Мәчетнең тышкы-эчке бизәлешләре бик матур, гранит, мәрмәр ташлары белән

бизәлгәннәр, күренеше бик бай. Мәчет эченә бер 500 кеше сыйярдыр,

артыграк булмаса. Җома намазыдна бер 50 кеше бар иде, тагы 6

мәчетләрендә берәр 20-30 кешеләр җыелган булса, җома намазына 200 –дән

артык җыела торгандыр? Авылда 6500 чамасы кеше яши, димәк якынча 3% кеше

намазга йөри булып чыга.

Билгеле, шушы сан сөйләми татарның динлеме-динсезме икәнлеген, бу сан

тик күрсәткеч булала актив мосельман санына гына. Ә, абсолют татар

күпчелеге ислам динен үзенчә тота, бер халыкка да иярмичә. Татарның

динилеген күреп була дини бәйрәмнәрдә, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә генә,

шушы көннәрдә һәр татар намаз укый. Татардагы шушы күренеш төрле

төбәкләрдә күренә, һәр төбәктә минемчә берди, бәлки Пенза якларында

икече төрледер? Әлегә берни әйтәлмим, булганым юк ул якларда, хәттә

Мордовиядә кайбер авыллар да булсамда, Пензә өлкәсе татарларын ике авыл

характерлый: Урта Әләзән белән Березовка аыллары. Менә бу авылларда

ничек икән хәлләр? Бүтән татарлардан дини яктан аерма бармы юкмы?

Татарларда ислам ничектер үзгәрергә төсле тоела. Аның бер үзенчәлекле

формасы барлыкка килер сымак, моңа билгеле вакыт кирәк, йә тәңречелеккә

кайтыр, йә тәңречелек белән күбрәк сугарылыр... Чөнки тәңречелек

тамырлары бик тирәндә яталар, алар татар тормышын төрле яктан чолгап

алган. Ислам дине тәңре динен юк итәргә мең елдпан артык тырышты, алайда бетерәлмәде, Тәңрене бүгендә онытмый татар.

Бүгенге көндә татар аптырый, мәчетләребезгә чеченнар тулды дип борчыла, шул ук вакыт мәчетләргә йөрүчеләр артмый, ни яшләр, ни картлар ашыкмыйлар мәчетләргә. Моны мин әйтмәс идем совет заманасы шаукымы гына дип, ул шаукым бар халыкларга кагылды, бер безгә генә түгел. Менә бит чеченнәр йөри мәчетләргә, ә татарлар йөрми? Чеченәрдә ислам диненән гайре бер нинди дин борынгы заманнарда булмаган, ә бездә булган, менә шушы арабыздагы аермалык нык сизелә.

Тәңре динен мәҗүси дип иглан иткәннәр, аны шулай кабул иткән безнең татарда, ә күңелдә бары-бер нидер сакланып калган. Хәзер төрле галимәр, җәмәгать эшлекләре тәңре дине бер Алла дине, Тәңре шул ук Алла дип язалар. Халык та тәңре дине мәҗүси дин булганмы икән соң, дигән уйлар-фикерләр калкып чыкты. Әлбәттә бу фикерләр буш җирдән чыкмадылар, биредә ниндидер чынбарлык бар дигән уйларга урын юк түгел. Җомга намазыннан соң, хазрәттән рөхсәт алып халыкка бер-ике сүз әйттем,

исләренә төшердем хәлебез мөшкллеген, сөйләдем үзләренә безнең Ачык Хат

Рәсәй түрәләренә язганыбыз турында. Аңлаттым ни өчен без яздык шушы

хатны, чөнки татар халкы-милләте, бик яман хәлдә дидем. Ни өчет татар

теленә РФ-сында дәүләт статусы кирәклеген аңлаттым, чөнки Рәсәй Федерацтәсендә 160 милләт яши, әйтерләр, 160 – кә бирикме дип? Хәттә татар теле Рәсәй җирлегендә борынгы заманнарда беренче тел булганлыгын, шушы җир-төбәкләрдә борынгы вакытларда төрки дәүләтләре булганлыгын, Мәскәү каласы Хазар Каганаты заманында төркиләр тарафыннан төзелгәнен, мишәрләрнең шушы төбәкләрдә борынгыдан яшәгәннәрен. Сорадым үзләреннән шушы хатны яклап имзалар җыярга. Халык сүзләремне тыңлады дәшмичә генә, ике-өч кеше генә берникадәр кызыксыну белгертте. Белмәссең, нинди фикердә болар, борчыламы татар үз теле өчен, әллә юк?

Шулай да әйтергә кирәк, Шыгырдан авылыннан шушы хатны хуплап

язылушычылар да булды. Бер тулы исемлек миңа китереп биргән иде никах

көне Зәки әфәнде Хасянов. Ул бөтен нәселләрен язган шушы исемлеккә,

әфәрин!

Бередә ошанмый урыс дәүләте татарга бер изгелек кылганына, билгеле бездә

моңа ышанмыйбыз, шулайда сорыйк, өстебездән төшсен. Бер бирмәсәләр бер

бирерләр, сораган булыйк. Бар татар канәнать түгел телебезне кысканга,

“татарда җитәкче юк диләр”, ә нинди җитәкче кирәк? Дәүләтебез юк бит,

каян җитәкче булсын татарда? Билгеләнгән президенты җитәкче дип санап

буламы? Татарның дәүләте бармы, юк бит, Татарстан күпмилләтле республика

дип әйтәләр? Димәк, татарныың дәүләте бүгенгә юк..

Сабантуйдан соң, кыз ягы яшләрне кунакка чакырдылар, миндә киәүнең дусты

буларак алар белән бергә кунакларга йөрдем. Биредә яшләр өстәлендә яшләр

генә утыра булып чыкты, хәттә кунакка чакырган яшләрнең әти-әниләре

үзләредә әле карт булмасалар да, өстәл янына утырмыйлар, башка бүлмәдә

утыралар, йә йәшләргә булышалар өстәлне барларга. Өстәл тулы төрле

ризыклар белән, казысы да бар өстәлдә, казыны безнең яклардан алалар

икән. Өстлдә аракысы да бар иде, нибары ике егет бераз эчтеләр, әллә

киәү белән кыз эчмәгәнгә, әллә хуҗасы эчмәгәнгә шулай булды, әллә инде

Шыгшырдан яшләре әкренләп аракына ташлый? Туйда, Сабантуенан соң җыелган

иделәр, туйда да барчасы эчмәде, күрәсең яшләр аркыны ташлый, шулай

булсын иде генә диәсе кала. Яшләр бик сүзчән түгелләр, киәү белән кызга

якшы теләкләрдән артмадылар. Миндә дәшми утырдым, туйда бераз сөйләшеп

караган идем, күрәм, минем белән яшләргә кызык түгел күрәсең.

Башта өстәл артына утырганчы Алсуның бабасы Зәки әфәндебелән сөйләшеп

утырдык, ул миңа язып китергән иде исемлек, кайда аның бар нәселе безнең

хатны күәтләп язылганнар иде. Ә бүген миңа “Шыгырдан” авылы турында

күләмле китап бүләк итте. Китап күләме белән генә түгел, эчтәлеге

беләндә зур, анда шактый тирән тарихи материаллар китерелгән. Миңа кызык

булды китап белән танышу, бу китапта төркиләр тамырлары тирәнгә

киткәннәр, скифлардан-гуннардан алып, болгар-хәзр, кыпчак-мишәр, барда

бер чылбырга тупланган. Бик төпле итеп язган Памир әфәнде, борынгы

төрки-татар кабиләләрен, аларның биләгән җирләре турында. Шыгырдан

китабы фәни китап дип кабул итәрлек. Менә Зәки әфәнде һәм аның абыстае

Аклимә ханым белән сөйләшеп утырдык. Зәки әфәнде миннән ике яшкә олы

булып чыкты, быел аңа 75 яшь тулган. Сөйләде яшь вакытта Целинада

булганы турында, анда чеченәр белән эшләгән анда.

-Чеченәр ай-һай усал халык, ди- бер вакыт бер чеченгә әйткән идем, -

кызың бигрәк матур - дип. Ул мине чуть үтермәде, ди. Кулына балта тоткан

китте мине куып, еле качып өлгердем- дип сөйләде Зәки әфәнде. Бераздан

соң яктан гына багып торам, мине күрәдә миңа таба йөгерә башлый, ә мин

куркып качам- ди. Бер-ике көн үткәч, әкрен генә килдем кына янына,

“ярар куркма, тимәм сиңа, тик син кара, кызыма кагыласы булма”- дип

кисәтте. Ә бит мин нибары әйтем “кызың матур” дип кенә, ә ул мине шул

сүзем өчен чуть үтермәде”- дип зарлана.

Әйе шул, чечен халкын аңламый татар. Чечен моны махсус куркыткан, яшләр

арасында ул-бу килеп чыкмасын дип. Чеченнәр кызларын саклый белә,

шаярырга урын калдырмый, кирәк булса, ул суя теләгәң кемне, шаярма! Менә

шуңа күрә чеченнәрдә юк, булса биктә сирәк, катнаш гайләләр.

Чеченчеченнәрдән кукркалар, Зәки әфәнде дә куркан, курыкмыйча ни хәлең

бар, үтерә бит ул, ә татарны үтергән өчен кем дә җавап та биреп тормый,

чеченнәр шушы хәлне якшы белә.

Димәк, чеченнәр булдырганнар милләтен саклар юлын, кемгә бу охшый, кемгә

юк, шуңа мисал түгелмени Будановның үлеме? Менә ни өчен чечен

хатын-кеызларына кемдә тими, кирәк бит үзеңне яклау абсолют дәрәҗәгә

күтәрү, бу массакүләмендә бара шул. Чеченәрнең башына да килми, татардагы кебек, үлгәне кайтарып булмый дигән гыйбәрә.

Тагы бер-ике җирдә кунакта булдык, Камил исемле Алсуның кардәшендә, аның

да матур ике катлы йорты, балалары хатыны, әтисе-әнисе, карт бабасы,

барда бергә торалар. Ул сораган иде Иманшарт китабын, кайткач күчермәсен

җибәрдем үзенә, әйбәт кенә озын буйлы ир кеше. Бу ирдә нидер бар, миңа

күренде милләт язмышына битараф түгеллеген, менә бит, дини язмалар белән

кызыыксына? Барысының өйләре кыр тәкле зурлар, кайберләренеке ике катлы,

бик бай йортлар, Алла бирсен һәр татарга шундый йорт һәм байлыклар,

диәргә генә кала.



Кичен Әсхат Хасянов, Марат Фезуловның кане безнең өчен сарык чалды,

шашлык кыздырды. Әйтергә кирәк, киәүне бик хөрмәт иттеләр, машина белән

озатып йөртеләр, әлбәтә миндә шунда почетныйлар арасында йөрдем. Һәр көн

мунча ягып, мунча кердек, гөмүмән мунчасыз бер көндә үтмәде, 6 көн

тордык Озын Куак авылында, Шәйхулла Тимербулатов йортында кунак булып,

анда да һәр көн мунча кердек. Бу яктан әйбәт булды, инде мунчага бер-ике

ел кергәнем булмаган иде, гел ванныйда да гына юыну, мунчаны сагындыра.

Мунчалары бик әйбәт, якты, чиста чабындым туйганчы, хәлем беткәнче, җәл

хәл тиз бетә шул, әле тән сорый, инде хәл юк.



Менә мине борчый таталарның чувашларны өнәмәүләре, нидән килеп чыккан

хәл икән бу? Бер-ике фикерем бар, әйтергә Шыгырдан халкына, чувашлар

белән дуслыкны ныгытырга кирәк. Чувашлар шуны сизеп яшәсеннәр, ул чакта

төрле аңлашмаслык ике арада чыкмас. Болай карыйм, татарлар чуваш телен

белә, сөйләшәләр алар белән, бу яктан ятсыну юк. Әлбәтә, минем әйткән

сүзем чувашлар белән дуслыкны ныгыту дигзн сүз, чувашлар белән катнаш

никахлар булдыру дигәне аңлатмый, тик күрешләр белән дус яшәргә кирәкне

генә аңлата. Җитмәсә чувашлар безгә кардәшләр булалар, алар да төркиләр

безнең кебек. Без табигый дус булырга тиешләр алар белән, чувашлар

минемчә татарларны ихтирам итәләр, менә татарга да чувашны ихтирам итү

җитми. Гөмүмән һәр халык белән дус яшәргә кирәк, чувашлар белән дус

яшәргә, алар да татарлар шикелле ышанучан халык. Шул ук вакыт үз

милләтеңне кимсеттермәскә берәүдән дә.

Менә бер генә мисал: Чакырдык такси Шыгырданан Батырга барырга, килде

такси утырган татар кешесе, илте безне Батырга 60 тәңкәгә, ә кайтканда

таксист иде чуваш. Сөйләшеп кайтабыз Марат әфәнде белән. Әйтә Марат,

“бер вакыт район үзәге Шыгырдан да иде, ни өчендер район үзәген Чкалов

дип йөртә иделәр. Ә нидән Чкалов?- дип гаҗәпләнде Марат әфәнде. “Әллә ул

Шыгырдан өстеннән очып узган булганмы? Шуның өчен Шыгырдан исемен

алмаштырганнар Чкаловка”?

- Ул чакта кирәк иде Чапаев исемен бирергә, ул хет чуваш, таталарга

кардәш халык”, дим мин. Чуваш таксист безне Шыгырданга китерде 50

тәңкәгә? Менә гади генә ике татарның аралашуы, чувашлар безгә,

татарларга кардәш халык диүе, чувашны шиксез безгә ихтирамлы итте. Шулай

син ихтирам итсәң, аларда ихтирам итә, ике яклы юл, кара-каршы.

Тимәштә Марат Фезуловның дәдәсен бер чуваш кешесе машина белән баса,

соңгыдан кайтып, икенче мәртәбә таптап уза, үтерә. Димәк, бик әйбәтән

түгел аралар тугандаш чувашлар белән? Биредә уйларлык урын бар, димәк

ниндидер аңлаешмаслыка урын калдырылган? Кемдә гаеп? Чуваштамы, әллә

татардамы? Без бүген яшибез, без шундый очракларны булдырмаска тиешләр.

Чөнки чувашлар татарларга, татарлар чувашларга дошман түгел, мондый

хәлнең булуы ниндидер бер ахмаклык аркасында гына булуы мөмикин, башкача

түгел. Һәрберебезнең дошманнары билгеле, нигә безгә өстәмә дошманнар

булдырырга?



Икенче фикер, беренчедән, Шыгырдан һәм Озын куак авыллары миңа өметле

авыллар булып күренделәр, кайсыларырның киләчәге бар. Шулай да борчылырдый әйберләр юк түгел. Иң борчыганы яшләргә яңа эш урыннары булдыру. Монысын кем эшләргә тиешле? Әлегә авыл халкы төп фикергә килмәгән, ул элекечә яшәмәкче була. Мөмкинме соң татарга элеккечә яшәргә, кайчан бар дөнья халкы икенче төрле яшәү стандарты булдырды? Без элеккечә яшәргә тырышу, безләрне халыклар арасында яши алмаслыке хәлгә китерәчәк. Кирәк төрле яктан үз халкыбызга булышырга, кем ничек

булдырала шулай: кем акча белән, кем административ яктан ярдәмләшә, боларның барчасы якшы, файдалы. Әммә төп киңәш акылда, акча да бетә, менә кәсеп бетми, кәсеп гел акча китереп тора. Димәк татарга барчасына якшы кәсеп кирәк, кайсы аңа туктаусыз акча китереп торыр. Менә шул, димәк яшәрлек өчен кәсеп кирәк.

Ит сату кәсепме? Кәсеп. Бу кәсеп белән яшәп буламы, була әгәр хайван булса, хайванга ашарлык азык булса, яңгыр вакытында яауса һәм башкалары, һ.б.

Кызык, татарлар кытайлар кебек производство төзи алалармы икән? Бер крауга, әлбәттә диәрлек, ә икенче яктан баксаң, татар мөстәкыйль кеше түгел, аңа кем булса кушарга тиеш. Менә бу бәлә, мөстәкыйль фикерле кешегә татарда кытлык, мөстәкыйль

татардан авыр тормыш шартлары ясады, йомышчы татарны, “йә малай, мыни

моны тегендә ит, моны бирегә китер” дигәндәй, үзлегеннән берни эшли

алмас дәрәҗәгә төшерделәр татарны. Ул берни эшли алмый, үз-үзенә

ышанычы кимеде, эш башларга курка. Әле татарны өйрәтергә кирәк җитәкче

булырга һәр эштә баш булсын, хуҗа булсын бар эшкә. Башыннан ахырынача

уйлап, барчасын санап чыгып эшкә керешерди итәргә үзен! Ә ничек моңа

ирешергә? Тормыш барыбызны да үзе өйрәтә, тик җентекләп карарга гына

кирәк.Билгеле, безнең залык өйрәткәнне яратмый, шулай булсада шушы сүзләрне

язарга булдым. Гафу ит халык!

Менә мисал өчен: шул көннәрне былтыргы эсселекне күздә тотып барып алдым

үземә идәнгә куя торган вентилятор. Гади генә конструкциясе, нибары бер

ун детальдән тора, җыярга җиңел, 300 ват көчле электрмоторы, тора 690

тәңкә. Идәнгә куела аркылы-торкылы ике алюмин таяк, бере-бере белән һәм

стояк белән 4 шуруп аркасында беркетелә. Шуңа остәлә трубчатый штанг,

кайсына беркетелә вентилятор механизмы, җыелды 10 минутта. Булды вентилятор әзер. Авырмы шуны безнең татарга эшләргә? Моның өчен кирәк бер сарай, йә бер гараж, алюмин йә башка җиңел металдан профиль, электро мотор, тагы калган уак-төяәге шунда. Боларны табып буламы? Ник булмасын, була, татар теләсәң нәрсә таба. Шунда бер өч кеше аласың ярдәмгә, сату юлларын эзлисең, чөнки сиңа бу эш кирәк һәм синең гайләңә, яшәр өчен.

Эше бармы-бар, акчасы бармы, ничек сатарсың, сатсаң була, сатмасаң юк.

Биредә билгеле бер преметив производство булдырырга, аны була урнаштырырга башта үзеңдә булган урында, сарайдамы шунда, верстак куярга, кирәкле инструмент табарга, тимер кисә торган пычкы, дрель, шуруплар, пластмас эретә торган бер чан, һ.б.һ.б. Шуларны барчасын туплыйсыңда тотынасың эшкә. Син ясаган вентилятор, яки башка әйбер, сатуда булганнардан ким булмасын. Башта үзеңә эшлисең, аннан

кардәшләреңә, соңгыдан сатуга тоиынасың эшләргә. Чамалыйсың, сиңа үзеңә

күпмегә төшә, күпкә төшкән булса эзлисең киметү юлларын, чөнки күпме әзгә төшсә үзеңә, шул кадәрле күп кереме сиңа калачак. Керемне күбәйтәләр сыйфат ягыннан да, сан ягыннан да, күпме күп чыгарасың әйберне, ул шул кадәрле юнь була.Шул арада багасың, тагы ни булса шул ук производство да бүтән әйбер чыгырып булмасмы дип. Кешенең башы һәр чак эштә булырга тиешле, ничек итеп производствоны яңартырга, яңа товар чыгарыр өчен, көндәшләрең сине узып китмәснәр өчен. Шул арада белеш,

күпмегә саталар бүтәннәр, чамалыйсың, күпме синнән чыгыш (расход) күпме

керем; бездән күпме табыш, миннән күпме? Боларны эшләр өчен күпме вакыт китәчәк, ә күпмедән соң сатылыр? Шул вакыт төшененәсең, шушы производство бинасында вентилятор белән тагы нинди булса кирәкле әйбер эшләргә булганын, кайсын җиңел ясарга, шуны ясый башлыйсың. Синең ассортиментың арта бере сатылмаса икенчесе сатыла, йә өченчесе.

Производство ачканда барысын алдан исәплисең, йә син үзең алтын куллы,

һәр эшкә кулың ята, йә синең башың шәп эшли, син башка бер алтын куллыны

табасың һәм ул сиңа производствоны ача. Иң мөһиме, башлык бар эшләрне

күз алдына китерә белсен, үзе эшли белмәсәдә зарар юк, мөһим эшнең асылын белү. Әгәр мастер, кайсы син куйган эшне башкаручы, тәкдим итә бүтән юл, товарны чыгарыр өчен, син аңа тәкдим ит, башта эшләп күрсәтсен. Күпме вакыт китәр әзерлек өчен, материал бәясе һ.б. шундый нәрсәләр белән чагыштыр, әгәр син тәкдим иткәннән әйбәтрәк булса икеләнми кабул ит. Биредә мөһим түгел, кем планы буенча эш бара, иң

мөһиме эшләүдә. Эш барчасыннан да өстен. Кытайлар узган гасырның 60-нчы

елларында авылларында чуен эретә иделәр, һәр йотка бер чуен эретә торган

мич, хәзер бар дөняны товар белән капладылар. Димәк башларга аларга да җиңел булмаган.

Мин шушы сүзләрне бирегә яздым үрнәк өчен, тагы кабатлыйм, өйрәтеп торыр

өчен түгел, үрнәк өчен. Менә негрлар, кытайлылар, малайазиялеләр, тагы

әллә кемнәр, әллә кемнәр, бар дөнья буйлап кесә телефоннары ясыйлар, катридҗлар, принтерлар, компьютерлар, фото апаратлар җыештыралар, комплектуюше деталләрдән. Ә безнең татар авылларында шулапрны ясап булалмыймыни? Кешесе юк, кешесе булса акчасы юк. Кирәк табарга кешесен дә, акчасын да!!! Тик көтеп ятмасын татар кем акча түләр дип, табылыр акчасы да, түләүчесе дә, товарың гына булсын. Әйдәгез тәвәкәлләп, бисмиллясын әйтеп башлыйк!



Озын Куак-Шыгырдан, Тимәш- Болгар-Шыгырдан-Мәскәү 14-25 июнь 2011 ел.12.08.2011





Yorumlar









Aktif Ziyaretçi 24
Dün Tekil 1238
Bugün Tekil 1764
Toplam Tekil 4065971
IP 3.21.106.69






TURAN-SAM PRINTED ISSN: 1308-8041
TURAN-SAM ONLINE ISSN: 1309-4033
Journal is indexed by:





























9 Sevval 1445
Nisan 2024
P
S
P
C
Ct
P
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30


Saraylarda s remem da larda s rd m , Bin cihana de i mem u ks z T rkl m .
(H seyin Nihal ATSIZ)


Ekle kar









Anasayfa - Amaç - Hedefimiz - Mefkuremiz - Faaliyetler - Yönetim - Yasal Uyarı - İletişim

Her Hakkı Saklıdır © 2007 - 2023 TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi
Sayfa 1.192 saniyede oluşturulmuştur.

TURAN-SAM rssTURAN-SAM rss
Google Sitemap

"Bu site en iyi mozilla firefox'ta 1280x960 çözünürlükte görüntülenir."

Turan Portal v1.3 | Tasarım TURAN-SAM , Kodlama Serkan Aygün

Turan Nedir?, Bilimsel Dergiler, En popüler Bilimsel Dergi, Endeksli Bilimsel Dergiler, Saygın Bilimsel Dergi, Türk Dünyasının en popüler ve en saygın Bilimsel Hakemli Dergisi, SSCI, SCI, citation index, Turan, Türk Devletleri, Türk Birligi, Türk Dünyası, Türk Cumhuriyetleri, Türki Cumhuriyetler, Özerk Türkler, Öztürkler, Milliyetçi, Türkçü, Turancı, Turan Askerleri, ALLAH'ın askerleri, Turan Birliği, Panturan, Pantürk, Panturkist, Türk, Dünyası, Stratejik, CSR, SAM, Center for Strategical Researches, Araştırma, Merkezi, Türkiye, Ankara, İstanbul, Azer, Azeri, Azerbaycan, Bakü, Kazakistan, Alma-Ata, Astana, Kırgız, Bişkek, Kırgızistan, Özbekistan, Özbek, Taşkent, Türkmen, Türkmenistan, Turkmenistan, Aşxabad, Aşkabat, Ozbekistan, Kazakhstan, Uzbekistan, North, Cyprus, Kıbrıs, MHP, AKP, CHP, TURKEY, Turancılık, KKTC, Vatan, Ülke, Millet, Bayrak, Milliyet, Cumhuriyet, Respublika, Alparslan Türkeş, Atatürk, Elçibey, Bahçeli, Aytmatov, Bahtiyar Vahabzade, Yusuf Akçura, Zeki Velidi Togan, İsmail Gaspıralı, Gaspırinski, Nihal Atsız, Alptekin, Kürşad, Tarih, Kardeş, Xalq, Halk, Milletçi, Milliyetçi, Yürek, Ürek, Türklük, Beynelxalq, Arbitrli, Elmi, Jurnal, Nüfuzlu