Нишлисең син, милләт?! - Roza Kurban - TURAN-SAM : TURAN Stratejik Ara?t?rmalar Merkezi - http://www.turansam.org









Нишлисең син, милләт?! - Roza Kurban
Tarih: 19.11.2008 > Kaç kez okundu? 4838

Paylaş


Ниһаять, мәктәпләрдә урысча укыту Татарстандагы татар авылларына да үтеп керде... Бу – Исхакый ки­сәткән инкыйразның, милләт буларак юкка чыгуның соңгы чоры булыр, мөгаен. Моны оптимальләштерүгә яки Россиянең туктаусыз басымына гына да кайтарып калдырырга булыр иде, әмма фаҗига тирәндәрәк ята шул. Иң зур фаҗига шунда – татар үзе баласын татарча укытырга теләми. Ата-аналар үзләре балаларын җитәкләп, күрше авыллардагы урыс мәктәп­ләренә илтеп бирәләр, татар класслары ачтыруга каршы киләләр, мөмкинлекләр була торып та, балаларын татарча укытырга теләмиләр.Татарстандагы татар авылларында тоташ урысча укытуга күчү – бу инде милләт­нең юкка чыгуы белән ризалашу, шуңа ярдәм итү, дигән сүз.

"Ватаным Татарстан" газетасының быелгы 4 ноябрь санында дөнья күргән "Татар сыйныфлары нигә ябыла?" дип аталган мәкаләне укыгач, борчулы уйларымның хаклыгына инандым, хәс­рәтем тагы да арта төште... Авыл халкы балаларының урысча укуын үзе тели икән бит! Сүз Арча районы турында бара, җә­мәгать, Тукайларны, Сибгать Хә­ким, Мөхәм­мәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Рафаил Төх­фәтуллиннарны биргән татар төбәге турында бара! Тирә-юньдәге татар авылларыннан ата-аналар балаларын Иске Чүриле мәк­тәбенә урыс телендә укытырга алып киләләр икән, ә биредәге милли сыйныфлар, балалар булмау сәбәпле, яңадан ябылган. Оптималь­ләшү дулкынына эләккән бу балаларны, бик теләгәндә, Арчадагы татар мәктәбенә яки гимназиясенә дә бирергә мөмкин булыр иде, әмма ата-аналар иң җиңел юлны сайлаган – балаларының телен алмаштырган. Язмадан кү­рен­гәнчә, Штерә авылында татар башлангыч мәктәбе булса да, китапханәче Раилә Газизова улын күршедәге Иске Чүриле авылына, урыс сыйныфына йөртә икән. Башка ата-аналар да татар телен шулай җиңел генә корбан иткәннәр, үз теләкләре белән балаларын туган телдән мәхрүм калдырганнар.

Мондый ата-аналар һәм мәгариф хезмәткәрләре, гадәттә, атнага ике-өч сә­гать предмет буларак кер­гән татар телен һәм өйдә татарча сөйләшүне бала өчен җитә, дип уйлыйлар һәм бик нык ялгышалар. Шушы милләтнең тулы канлы вәкиле булып формалашу өчен, татар телендә фикерләү, уку һәм язу, иҗат итү, халык алдында яхшы итеп үз телеңдә сөйли белү өчен, чит тел кебек атнага ике-өч сәгать кергән дә­ресләр генә ярдәм итмәячәк. Мин моның ачы мисалын хәзер бөтен татар дөньясында күреп йөрим. Уралның аръягында, Себердә, башка татар төбәк­ләрендә яшьләр дә, урта буын да инде татарча язылган китапларны укый алмый, хәрефләп укыса да, мәгънә­сен аңламый, эчтәлеген белми, шуңа күрә без­дән, барган саен, урысча китаплар сорыйлар. Инде бу яшьләрнең татар телендә иҗат итү­ләре турында сүз дә була алмый, алар нинди телдә белем алган, шул телдә фикерли, шул телдә иҗат итә.

Шунысын да онытмаска кирәк: милләттән тел китү белән, барысы да китә – аның милли әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате әкренләп юкка чыга, чөнки алар барысы да ана теленә бәйле. Әйткәнебезчә, урыс яки инглиз телендә төп белемне алган бала үз ана телендә иҗат итә алмый, димәк, әдәбият тәрҗемә хәленә калачак, әле ул тәр­җемә әдәбиятны да телевидениедә күрсәтерлек, сәхнәләр­дә куярлык милли кадрлар калмаячак, моның өчен татар моңын аңламаган, татар менталитетын белмәгән читләрне яки үз маңкортларыбызны чакырырга туры киләчәк. Бу хәл башланды инде, "Алтын мөнбәр" һәм башка милли фестивальләрдә читләрнең ябырылып ятуы, фамилиясе генә татар булган, бер авыз татарча белмәгән бәндә­ләрнең Татарстанны савып ятуы әнә шул хакта сөйли. Берзаман татарча шигырь язарга, татарча көй чыгарырга, сәхнәгә чыгып, татарча уйнарга яки җырларга, татарча тапшыруларда катнашырга саф татар телендә сөйләшә алган татар калмаячак бит әле! Бүген балаларын урыс сыйныфларына илтеп биргән татар хатыннары бу хакта уйлыймы икән?! Милләтнең бетүендә үзләренең дә өлешләре барлыгы турында уйлыйлармы икән алар?

Милли мәктәпләрнең бетүеннән соң безне тагын да зур фаҗига сагалап тора, ул – христиан дине. Без әле татар мәктәпләренә укытырга правослау динен кертмәүне миллилегебез белән дәлилли ала идек, ә урыс мәктәбенә әйләнгәч, аңа нәрсәне каршы куярбыз? Татарстаннан чит­тә, бигрәк тә Себер якларында, бу фаҗига башланды инде – бары тик урыс телендә генә укытылган мәктәпләрдә, күпчелек балалар татарлар булса да, христиан дине нигезләре керә башлады. Оптимальләштерү сәбәбе белән, балаларын күрше урыс авылларына җибәрергә мәҗбүр булган ата-аналарның да хакимияткә каршы әйтергә дәлилләре юк – бу балалар туган авылларында да урыс телендә укыйлар иде. Күрә­сез, телне бирү әкренләп динне бирүгә дә әйләнә икән, ә бит телебез дә, динебез дә безгә Аллаһтан әманәт, без аларны кыямәт көнгә хәтле сакларга тиеш, сакламасак, бу дөньяда ук җәзасын алачакбыз. Чит тел аша милләт­кә чит мәдәният, чит тәртип­ләр, чит холык үтеп керә, халык үзенең асыл тамырларын оныта башлый, әкеренләп йә шул милләткә әйләнә, йә маңкортка әверелә...

Җәй көне мин "Татарские новости" газетасының 5нче санындагы "Миллият" кушымтасында "Татар теле кемгә кирәк?" дип аталган язманы укып, телсез калган идем. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзия Җәүһәрова "түгә­рәк өстәл" сөйләшүендә менә болай дип әйткән:

"ХХ гасыр башында мәдрәсә-мәктәпләр тотып, татар үзенең интеллектуаль потенциалын үстерү, эштә куллану чарасын тапты. Лә­кин бүген татар теле интеллектуаль кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Минем ике балам да урыс гимназиясендә укый, өйдә без татарча сөйлә­шәбез. Мин аларның интеллектларын үстерергә телим, ә бу татар мәктәпләрендә әллә ни югары куелмаган".

Татарстан хөкүмәтендә эшләүче хезмәткәр турыдан-туры шушы фикерне әйткәч, татар телен, татар мәктәп­ләрен түбәнәйткәч, авыл хатыннарыннан нәрсә көтәргә кала? Мин бу фикергә каршы язмамны 16 июнь көнне үк "Миллият" кушымтасында эшләүче­ләргә җибәрдем, әм­ма шу­шы көнгә хәтле аның дөнья күргәне юк. Югыйсә милли телебез, милли мәк­тәп­лә­ребез турында бу дошмани фикергә каршы бөтен татар зыялылары күтәрелеп чыгарга тиеш иде бит! Юк, шул хезмәткәр белән бергә­ләп, җәй буе сабантуйлар уздырдылар, җыр­ладылар-биеделәр, түгәрәк уеннар, "түгә­рәк өстәл"ләр оештырдылар, ә аның милли телебезгә каршы әйткән сүзлә­рен игътибарсыз калдырдылар. Ди­мәк, шушы фикер белән ризалаштылар, дигән сүз. Хәзер исә татар авылларында да урысча укыта башладылар, Горбачев әйтмешли, "процесс китте" һәм татарда аны туктатырлык көчләр күренми...

Казанда Тукай яшәгән "Болгар" кунакханәсен җи­мереп ташлагач, егълау һәм нәгърә орулар башланды, әмма эш үткән иде инде. Югыйсә барысы да ничә еллар буе шул җимерек бина яныннан үтеп йөрде бит, эшнең шулай тәмамланасын сизенде, әмма бер чара да күрмәде. Хәзер татар теленең, татар мәктәпләренең хәле дә нәкъ шул "Болгар" номерлары хәлендә җимерелеп, бетеп ята, моны барысы да күрә, бу бетүгә күпләр үз өлешен кертә, ә саклап калу өчен бер чара да күрми.

"Ватаным Татарстан" газетасында югарыда телгә алынган язмадан күренгәчә, алар да агым уңаена гына йөзәргә уйлаганнар икән шул, һәрхәлдә, шулай итеп милләтне урыс дәрьясына илтеп ташласалар да... "... Ә инде баласының нинди телдә укырга теләвен һәр­бер ата-ана үзе хәл итә", – дип җавап биргән Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү башлыгы Раиф Зиннәтуллин. Бик җи­ңел җавап һәм бик җиңел юл тапкан "милли мәгарифне үсте­рү" яки "үтерү"башлыгы! Ә нигә алайса урыс ата-аналарыннан беркем дә сорамый балаларыгызны кайсы телдә укытырга телисез дип? Бу хәл Татарстанда гына түгел, хәтта бәйсез Балтыйк буе илләрендә дә мөмкин түгел, чөнки урыс ата-ана, айда яшәсә дә, балаларын бары тик урыс телендә генә укытырга теләячәк! Ә син нишлисең, татар милләте, нәрсә хакына киләчәгеңне, балаларыңның телен корбан итә­сең?!

Безнең милләт кайсы чорда сынды соң, кайсы чорда шулай үзенең ана теленә карата суынды, аннан бизде? Югыйсә, безнең әби-бабаларыбыз татар теле яшә­сен, ислам дине булсын, халкыбыз МИЛЛӘТ булып исән калсын өчен гасырлар буе кө­рәш­кәннәр, сугышканнар, кан койганнар бит... Инде шулар барысы да булды дигәндә, кемнәр шулай ваемсыз рә­вештә милләт язмышын, татар телен тагы тарих пычагы астына сала? Үз те­ләге белән сала! Мил­ләт тормышында моннан да зур җинаятьнең булуы мөм­кинме? Нигә мил­ләт язмышы өчен җаваплы кешеләр җи­ңел генә шул надан хатыннар һәм кол татар ирләре артыннан китә? Телен һәм динен саткан кешеләр элек-электән милләтнең хурлык баганасына кадакланган, халык алардан йөз чөергән, баш тарткан, татар тормышыннан читкә куган. Безгә бүген дә шул юлга басарга, милләткә хыянәт итүчеләрне фаш итәргә һәм арабызга кертмәскә кирәк булачак. Чөн­ки һәр җинаятьнең җәзасы бар, ә мил­ләткә хыянәт итүнең җә­за­сы – мондый маңкортларны татар тормышыннан читкә сөрү, аларга карата барлык өлкә­ләрдә бойкот игълан итү булырга тиеш. Югыйсә, алар милли тел­не, милли мәк­тәп­ләрне, шулай итеп, мил­ләтнең үзен дә читкә сө­рә­чәк, аның башына җи­тәчәк. Без моңа юл куя алмыйбыз.





Yorumlar









Aktif Ziyaretçi 36
Dün Tekil 1349
Bugün Tekil 1127
Toplam Tekil 4074403
IP 3.141.8.247






TURAN-SAM PRINTED ISSN: 1308-8041
TURAN-SAM ONLINE ISSN: 1309-4033
Journal is indexed by:





























15 Sevval 1445
Nisan 2024
P
S
P
C
Ct
P
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30


Asil yetimler anadan babadan de il, ilim ve ahlaktan yoksun olanlard r. (HZ. AL )


Ekle kar









Anasayfa - Amaç - Hedefimiz - Mefkuremiz - Faaliyetler - Yönetim - Yasal Uyarı - İletişim

Her Hakkı Saklıdır © 2007 - 2023 TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi
Sayfa 1.406 saniyede oluşturulmuştur.

TURAN-SAM rssTURAN-SAM rss
Google Sitemap

"Bu site en iyi mozilla firefox'ta 1280x960 çözünürlükte görüntülenir."

Turan Portal v1.3 | Tasarım TURAN-SAM , Kodlama Serkan Aygün

Turan Nedir?, Bilimsel Dergiler, En popüler Bilimsel Dergi, Endeksli Bilimsel Dergiler, Saygın Bilimsel Dergi, Türk Dünyasının en popüler ve en saygın Bilimsel Hakemli Dergisi, SSCI, SCI, citation index, Turan, Türk Devletleri, Türk Birligi, Türk Dünyası, Türk Cumhuriyetleri, Türki Cumhuriyetler, Özerk Türkler, Öztürkler, Milliyetçi, Türkçü, Turancı, Turan Askerleri, ALLAH'ın askerleri, Turan Birliği, Panturan, Pantürk, Panturkist, Türk, Dünyası, Stratejik, CSR, SAM, Center for Strategical Researches, Araştırma, Merkezi, Türkiye, Ankara, İstanbul, Azer, Azeri, Azerbaycan, Bakü, Kazakistan, Alma-Ata, Astana, Kırgız, Bişkek, Kırgızistan, Özbekistan, Özbek, Taşkent, Türkmen, Türkmenistan, Turkmenistan, Aşxabad, Aşkabat, Ozbekistan, Kazakhstan, Uzbekistan, North, Cyprus, Kıbrıs, MHP, AKP, CHP, TURKEY, Turancılık, KKTC, Vatan, Ülke, Millet, Bayrak, Milliyet, Cumhuriyet, Respublika, Alparslan Türkeş, Atatürk, Elçibey, Bahçeli, Aytmatov, Bahtiyar Vahabzade, Yusuf Akçura, Zeki Velidi Togan, İsmail Gaspıralı, Gaspırinski, Nihal Atsız, Alptekin, Kürşad, Tarih, Kardeş, Xalq, Halk, Milletçi, Milliyetçi, Yürek, Ürek, Türklük, Beynelxalq, Arbitrli, Elmi, Jurnal, Nüfuzlu